Татар матбугаты
Монда кайтмыйча, кая барыйм?..
645
0
0
Чулман суына сыенып утырган Балык Бистәсе төбәгенең, бер уйлаганда, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән нинди дә булса бәйләнеше юк кебек. Аларның берсе дә биредә тумаган яки бу якларда хезмәт куймаган. Әмма шунысы бар: һәр татар кешесе өчен, дөньяның кайсы гына почмагында көн итсә дә, бу каһарманнарыбыз үз, кадерле.
Шулай гадәткә кергән, без аларны, гомумиләштереп, җәлилчеләр исеме белән атап йөртәбез. Немец фашистлары өчен бу ватанпәрвәр татар егетләре “Кормаш төркеме” буларак билгеле булган. Чөнки рәсми рәвештә әлеге каһарманнар оешмасында җитәкче вазыйфасы Мари Иленең Бәрәңге районы егете Гайнан Кормаш өлешенә тигән. Аның беренче булып һәлак ителүе дә очраклылык түгел. Башкисәр фашистлар, егетләребезне үлем чиратына тезгәндә, алар уйлаганча, Алмания алдындагы гаепләре буенча эш иткәннәр.
Муса Җәлил – бу исемлектә бишенче. Әмма тулаем алып караганда, бер үк вакытта сугышчан һәм шигъри батырлыкны үзендә берьюлы гәүдәләндерүенә карап, без хаклы рәвештә Муса Җәлилне каһарманнарыбыз арасында беренче булып телгә алабыз. Хәер, моның әллә ни әһәмияте дә юк, алар барысы да – дошманнарын тетрәтеп, үлемне көчле рухлы булып каршы алган татар егетләре. Тик шунысы бар: әгәр дә М. Җәлилнең илгә – мәхәббәт, дошманнарга нәфрәт тулы сәнгатьчә камил шигырьләре белән бергә ватаныбызга алар турында хакыйкать кайтмаган булса, әсирлектә булу иң зур җинаять дип саналган безнең илдә әлеге баһадирларыбызны ни рәвешле бәяләрләр иде икән? Унбер каһарманыбызның шул шартларда да илгә тугрылыклы булып калуларын “Моабит дәфтәре”ндәге утлы шигырьләр сөйләде, нәкъ менә алар бу каһарманлыкның ышанычлы, кире каккысыз шаһитлары булдылар. Менә ни өчен безнең халык әлеге батырларны бер-береннән аерып карамый, шулай ук аларны туган-яшәгән урыннары буенча да аерып йөртми, алар – җәлилчеләр.
Нәкъ менә шуңа күрә каһарманнарыбызның һәлак ителүенә 73 ел туларга өч көн кала Балык Бистәсе халкының Муса Җәлилнең газизләре – кызы Чулпанны, оныгы Татьянаны, аның балалары Михаил белән Елизаветаны кунак итеп чакырулары табигый хәл. Бу көннәрдә әлеге каһарманнарыбызның тамырларын үзләрендә күрергә бик күпләр шат булыр иде. Әмма бу юлы Балык Бистәсенекеләр аякны алданрак киенеп куя алганнар. Монда барыннан да элек Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбировның (нәсел-нәсәбе Абдулла Алиш шәҗәрәсенә барып тоташа) оештыру сәләтен аерып күрсәтергә кирәк. Ул, Чулпан Муса кызы белән бер ел алдан элемтәгә кереп, шушы очрашуның көнен-сәгатен тәгаенләп куйган. Чулпан ханым – сүзендә тора торган кеше. Мин үзем дә, Язучылар берлеге рәисе булып эшләгәндә, аның белән байтак нәрсәләрне алдан сөйләшеп, барысының да үз вакытында башкарылуына ирешкән кеше буларак, моны яхшы беләм. Әтисенә кагылган эшләргә ул изге гамәл итеп карый. Аның тууына 110 ел тулган көннәрдә Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге истәлек медале чыгарган иде. Шул затлы бүләкне ихласлылык белән тапшыруны да ул олы бер миссия итеп башкарды.
Әлеге районда җәлилчеләргә булган ихтирамның даими гәүдәләнүе турында сөйлибез икән, монда шәхси мөнәсәбәтнең дә әһәмиятен әйтеп китәргә кирәктер. Район җитәкчесе Илһам Госман улы Вәлиев бер елны, Алманиягә барып, каһарманнарыбыз изге Коръән белән хушлашып шәһит киткән Плетцензее төрмәсенең шул шыксыз бинасында булып, тетрәндергеч кичерешләр белән кайткан. Шуннан соң ул бу батырлыкның зурлыгын бөтен күңеле белән аңлаган, шул тәэсирләре һаман яңарып тора икән. Әле дә, уттай эш өсте булуына карамастан, район укытучыларын, китапханәчеләрне җыеп, шушы очрашуны уздырырга фатиха биргән. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, районда урып-җыю эшләре оешкан төстә бара, уңыш та мул чыга – гектардан 40 центнердан артык булуына шатлану һәрберсенең йөзенә чыккан.
Шул ук вакытта Казандагы М. Җәлил музей-фатирының ватанпәрвәр шагыйребезгә кагылышлы эшләрнең үзәгендә торуына да күңел кинәнә. Аның мөдире Нәзирә Фәттахова, өлкән фәнни хезмәткәр Ләйсән Харасова – бөтен барлыкларын шушы изге эшкә багышлаган фидакарь затлар. Бик күп башка чаралар белән беррәттән, алар ел саен, урыннарга чыгып, шушындый очрашулар да уздыралар. М. Җәлил сугыш башлангач та язган “Әйдә, җырым!” дигән шигырендә болай дигән иде:
Каләмемне салдым юл сумкама,
Автоматым тактым аркама.
Фашистларга каршы пуля һәм җыр
Бил каешымда бергә саклана.
Бу очрашуларның “Шигырь һәм пуля – бер сафта” дип аталуы шушы шигырьдә әйтелгәннәрдән килеп чыга.
Әлеге чараны оештыручылар анда минем дә катнашуымны сорадылар. Исән булса, әлбәттә, бирегә Рафаэль абый Мостафин килгән булыр иде. М. Җәлил һәм аның белән бер язмышны бүлешкән егетләребезнең үткән юлын аннан да бөртекләп һәм эзлекле тикшергән башка кешене табу кыен. Хәзер инде ул үзе дә хөрмәт белән хәтеребездә яңартылырга тиешле шәхес булып калды. Без аның исеменә карата да тиешле җылы сүзебезне әйттек. Балык Бистәсендәге бу очрашу мохитендә булу минем үземә дә бик көчле тәэсир ясады. Мондый вакытта яшәешнең фанилыгы, йөрәгең типкән вакытта рухи гомереңнең озак яшәвенә нигез салып калдыру өчен тырышу кирәклеге бөтен барлыгы белән бурыч буларак алга килеп баса.
Быел район оешуга 90 ел тулу билгеләнеп үтелә икән. Шул уңай белән аның үткәне-бүгенгесе турында бай мәгълүматлар тупланган китап чыгарылган. Бистә буйлап йөргәндә, без шуны абайладык: китаптагы иллюстрацияләр чынбарлыкта да менә без монда дигән сыман күз алдына килеп басалар. Алар күп. Мин берсенә аеруча игътибар иттем: районда 9 Советлар Союзы Герое бар икән. Әмма батырлар аллеясында 10 каһарман гәүдәләндерелә.
Искә алынган китапта район башлыгы И. Г. Вәлиев тә районыбыздан ун герой чыккан дип яза. Тугызы рәсми рәвештә шушы олы исемне алган, ә унынчысы Бари Шәвәлиевне – 19 яшендә күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган егетне, җиңү өчен, янында яткан иптәшләрен үлемнән коткарып калу бәрабәренә үзенең гомерен биргән кешене каһарман дими, ни дисең? Тормышның башка өлкәләрендә дә гаделсезлекләр тулып ята. Сугыш каһарманнарын бәяләүдә субъективлык мисалларын хәзер бик күп китерәләр. Без бу урында ныклап әйтергә тиешбез: Бари Шәвәлиев тә – хаклы рәвештә каһарман!
Шуның кебек, 1966 елда, М. Җәлилгә 50 ел тулганда, Кремль каршында каһарманыбызның сыны куелгач, С. Хәким “Һәйкәл турында уйланулар” шигырен язган иде.
Җыелыр бер көн Әхмәт Симаевлар,
Шабаевлар, Гайнан Кормашлар...
Читтә – бергә, үз илендә нигә,
Монда нигә бергә булмаслар?
Аның теләге – ярты сәгать эчендә һәлак булганнарның барысы да шушы монументта чагылыш табуын күрү иде. 1994 елда, ягъни егетләрнең һәлак ителүләренә ярты гасыр тулганда, шул ук скульптор В. Цигаль унысының да барельефларын ясап бирегә урнаштырды. С. Хәкимнең күңеле түгәрәкләнде. Ул әйткән уникенчесе – Рәхим Саттар бу мәхшәрдән качып котыла алган иде. Кызганыч, ул да илгә кайтып җитә алмады. Аның исеме Язучылар берлегендәге Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган мәрмәр тактада мәңгеләштерелде.
Бу очрашуда Чулпан Муса кызы әйткән менә бу сүзләр һәркемнең йөрәгендә уелып калгандыр дип беләм:
– Мин кимендә елга ике тапкыр Татарстанга кайтырга тырышам: февральдә – әтием туган айда, августта – әтием һәм аның язмышташлары һәлак ителгән көндә. Кайтмыйча кая барыйм, килеп баш ияргә кабере дә юк бит.
Әйе, шундый вакытларда, әтисен истә тотып, аны яратып, хөрмәт итеп, батырлыгына сокланып яшәүче халкы янына кайту – бердәнбер дөрес гамәл.
– Кайтыгыз, Чулпан ханым, һәрвакыттагыча кызыгыз, оныкларыгыз белән кайта торган булыгыз. Алар күңелендә дә батыр бабаларының образы матур булып саклансын. Кешене искә алучылар бар икән, димәк, ул әле исән, диләр бит...
Фоат ГАЛИМУЛЛИН, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев