Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мөнбәр" татар-дини театрының "Болгар җилләре исә" дип аталган спектакле күрсәтелде (фото)

Татар дини театры – татарны дини яктан агарта торган театр булырга тиеш. Габдулла Тукай исемендәге филармония концертлар залында “Мөнбәр” татар-дини театрының “Болгар җилләре исә” дип аталган спектакле күрсәтелде. Театр җитәкчесе, дини җырлар автор-башкаручысы Ильяс Халиков “Татар-информ” хәбәрчесенә театрның эшчәнлеге һәм максатлары турында сөйләде. “Татар эстрада театрлары бар. "Мунча ташы", Галиаскәр Камал исемендәге академия театры бар, ә татар дини театр юк. “Мөнбәр” татар-дини театрының беренче нияте дини әхлакый эчтәлекле булган җырларны шушы театр элементлары белән спектакль рәвешендә халыкка аңлату”, – ди ул. Ильяс Халиков әйтүенчә театрның исеме дә юктан алынмаган. “Театрның исеменә килгәндә, мөнбәр – имамнарның сөйли торган урыннары. Безнең халык үзенә күрә яңалыкка, яхшылыкка омтыла. Татар дини театры – кешене рухи яктан баетуга юнәлтелгән яңа агым”, – дип аңлатты ул.

“Безнең ният начар түгел”

“Революциягә кадәр булган театрларга ни өчен муллалар каршы килгән?” – дигән сорау туарга мөмкин. Ул вакыттагы муллаларны хәзерге заманга китерсән, алар телефонга, интернетка, телевидениега да бәйләнерләр иде. Халык Аллаһ Тәгалә биргән әйберне дөрес тарафка үзгәртергә тиеш. Мәсәлән, телевизордан сериал яисә яңалыклар һәм дәгъват кичәләре дә карарга була. Спектакльләрдә дә шулай ук. Төрле спектакльләр бар. Безнең ният начар түгел, динне дә мыскыл итү түгел. Булган татарларыбызны онытмыйча, милләтне агарту, мөнәҗәтләребезне популярлаштыру. Мөнәҗәтләребезне халыкка матур итеп аңлату кирәк. Болар барысы да менә шушы театрда эшләнә, күренә. Без ислам кыйммәтләренә нигезләнеп эшлибез. Ислам дине кыйммәтләре һәрвакыт туры юлны күрсәтәләр”, – дип сөйләде Ильяс Халиков. “Мөнбәр” татар-дини театры төрле юнәлешләрдә эшли, дини театрлар белән генә чикләнми. “Мәүлидләр, никахлар һәм башка төрле чаралар уздыра. Киңәшләр сорап шалтыратучылар да бар. Кайвакытта консультант буларак та хезмәт итәбез”, – дип сөйләде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә  

“Мөфтиебездә бу юнәлешне ярата”

“Бүгенге спектакльдән соң мөфтиебез исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин рәхмәт хатлары тапшырды. Димәк мөфтиебез дә шундый юнәлешне ярата икән. Дини җырларыбызның клиплары да Диния нәзарәте белән берлектә төшерелеп бара”, “Спектакльләрне башка телләрдә күрсәтергә ният бар” “Алдагы көннәрдә, Аллаһ теләсә, Россия буенча турга җыенабыз. Аннан соң Рамазан айларына әзерлек. Икенче елга яңа программа әзерлибез. Екатеринбургта Мәүлид бәйрәмендә катнашабыз. Анда Дагыстаннан, Чечнядан килгән рус телендә җырлаучы мөнәҗәтчеләр бар. Әлегә спектакльләр татарча гына. Киләчәк тә башка телләрдә дә булдырырга ниятебез бар”, – дип сөйләде Ильяс Халиков.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев