Татар матбугаты
Мөһаҗирләр музее ни өчен кирәк?
“Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкы портреты галереясы” дигән “түгәрәк өстәл”дә әнә шул сорау күтәрелде. Әлеге чара Бөтендөнья Татар конгрессының VI корылтае кысасында узды. Татарстан Дәүләт советының Мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, татар мөһаҗирлеге тарихы яхшылап өйрәнелмәгән, дигән фикердә. Ул бу мәсьәләне өйрәнүдә мөһаҗирләр ярдәм итә ала дип саный. Шул уңайдан ул килгән кунакларга болай дип мөрәҗәгать итте:
– Сез мөһаҗирлек мәсьәләсен миңа караганда яхшырак беләсез, нәсел-нәсәбегез мөһаҗирлеккә тоташкан. Мөгаен, татарның тарихы мең еллар белән мөһаҗирлеккә бәйләнгәндер. Әгәр безне тарихчылар Алтай якларыннан килеп чыккан дип саныйлар һәм без – Казанда, сез чит илләрдә сибелеп яшисез икән, без барыбыз да – мөһаҗирләр. Әмма кайда гына яшәсәк тә, татар татар булып калган, шулай калырга тиеш тә. Безнең иң асыл сыйфатларыбыз да – үзебезнең телне, гореф-гадәтләребезне, иманыбызны, кыйблабызны югалтмау.Татарстандагы татарлар турында әзме-күпме беләбез. Читтә сибелгән татарлар турында, үткәнне, тарихыбызны белмәсәк, без татар халкы турында берни дә белмибез дигән сүз булыр иде. Халык турында мәгълүматы булмаса, чыннан да, бу милләтнең киләчәге юк. Шуңа бер максат белән эшкә керештек. Ул да булса, Казанда мөһаҗирлек музее ачу.
Анда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәгән татарларның күченү тарихын, кылган гамәлләрен, мәшһүр затларын, ирешкән уңышларын, документ, фотоларны туплаганнан соң, бу музейга кергән кеше Татарстанда яшәүче татарлар турында гына түгел, бөтен дөньяга сибелгән татар халкы турында мәгълүматлы булыр иде.Әлеге идея авторы, Татарстан Президенты аппаратының бүлек җитәкчесе Рөстәм Гайнетдинов әйтүенчә, татар мөһаҗирлегенең сәбәпләре төрле. Мөһаҗирлек әле дә дәвам итә һәм татарлар, кая гына килеп төпләнсәләр дә, үзләреннән соң мирас калдыра. Әмма үз халкының мирасын өйрәнү белән берничә ил генә шөгыльләнә. Безгә дә бу эшне башларга кирәк, ди галим:
– Бу байлыкны кайтару белән шөгыльләнүче илләр арасында АКШ, Алман иле, Франция, Польша, Әрмәнстан, Белоруссия бар. Безнең өчен әрмән халкы үрнәк. Чөнки Әрмәнстанда читтәге мирасны кайтару буенда эш дәүләт дәрәҗәсендә башкарыла. Анда махсус дәүләт архивы бар. Анда читтә яшәүче әрмәннәрнең мирасы туплап барыла. Хөкүмәт варислардан тарихи әйберләрне сатып алу өчен зур күләмдә акча бүлеп бирә. Аннан килеп, әрмән халкының намус кодексы бар. Анда, кайда гына яшәсә дә, әрмәннең бер генә дәүләте бар, ул – бөек Әрмәнстан, диелгән. Шуңа күрә Әрмәнстан шәхесләре, кайда гына яшәсәләр дә, туган илләренә үз мирасларын тапшыруны бурычлары дип саныйлар. Сездән дә фонд туплауда ярдәм итүегезне сорыйбыз.Дөньяда мөһаҗирләр тарихын туплау белән нибары 12 музей шөгыльләнә. Россиядә исә мөһаҗирләрнең бердәнбер музее бар. Ул Солженицын исемен йөртә һәм атаклы язучының чит илдәге мирасын кайтаргач оештырыла. – Солженицын музее үзенең бай мирасы белән горурлана ала. Безгә дә бу эшне элегрәк башларга кирәк иде. Чөнки шәхесләр дөньядан киткәч, алар булдырган мәдәни ядкәрләр язмышы катлаулана. Кайбер очракларда алар хуҗалары яшәгән дәүләт архивларына эләгә, кайвакыт шәхси тупланмаларга сатыла, варисларда саклана. Җуелган мирасның масштабын без әле күз алдына да китерә алмыйбыз. Читтә сыену тапкан милләттәшләребез исә шактый. Бу – Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Ләйлә Садри, Чыңгыз Әхмәров, Борһан Шаһиди һәм башкалар, – диде Рөстәм Гайнетдинов.Ул Казанда татар тарихы турында мәгълүмат алырлык урыннарның аз булуын да җиткерде. Иске Татар бистәсендә, мәсәлән, Тукай музее бар иде. Хәзер ул да ремонтка ябылды. Татар турында мәгълүмат бирерлек башка урын юк монда.
Шуңа күрә оештыручылар Мөһаҗирләр музеен Иске Татар бистәсендә оештыруны хуп күрә. Ул татарны туплап торучы координацион үзәк тә булыр иде, ди алар. Планнар зурдан: бинада китапханә, фәнни үзәк оештырылачак, яндагы бакчада мөһаҗирләр аллеясын булдырып, анда атаклы шәхесләрнең һәйкәлләре урнаштырылачак. Бу башлангыч сүздә генә калмасмы соң? Гайнетдинов, юк, дип кистереп җавап бирә. Чөнки музей төзү хөкүмәт карары белән ныгытылган, аны оештырып җибәрү өчен тарихи ядкәрләр дә җыела башлаган. Әйтик, чит илдә яшәүче шәхесләрнең китаплары шактый. Алар биш йөзгә якын данәдә икән. Кунаклар да буш кул белән кайтмаган. Австралиядән Сафия Вәлиф, мәсәлән, әбиләреннән калган карават япмалары, намазлык, әнисенең шәлен алып кайткан. Дөрес, әлегә ул аларны Милли музейга тапшырган. Яңа оешачак музейга исә бабасының гармунын, мандолинасын алып кайтырга вәгъдә итте. Германиядән Венера Вәгыйзова Германия татарлары турында мәгълүмат җыентыгын һәм Муса Җәлилнең моңарчы беркайда да басылмаган фотосурәте күчермәсен алып кайткан.Редакциябезнең дусты, тарихчы Мөнир Ерзин исә Урта Азиягә мөһаҗирлеккә киткән милләттәшләребезнең сирәк фотоларын бүләк итте. Ниһаять, әлеге тема да күтәрелде, дип сөенечен белдерде ул:
– Татарстанда чыккан тарих китапларында бу тема бөтенләй яктыртылмый иде. Хәер, татарның ерак тарихына да галимнәр күз йомып килде. Ә бит татарлар Үзәк Азиядә безнең эрага кадәр яшәгән. Татар сүзе Кытайның язма чыганакларында сакланган һәм ул безнең эра башында ук теркәлеп калдырылган. Шулай итеп, кытай чыганакларында татар төшенчәсенең барлыкка килүенә генә дә ике мең ел тирәсе, ә төрки чыганакларда ул 1500 ел элек барлыкка килгән. Ләкин бу мәгълүматлар Казанда басылган китапларга әле дә нишләптер кертелми. Мәсәлән, “Тартарика” дигән саллы хезмәт бар. Анда Үзәк Азия чорына нибары 5-6 бит бирелгән. Монда, әлбәттә, мәгълүмат юк дәрәҗәсендә.Мин гомеремне тарихтагы менә шушы ак тапларны барлауга багышладым. Бишләп монография яздым. Аның соңгысы “Из глубин Евразии” дип атала һәм азмы-күпме Үзәк Азия тарихы хакында мәгълүмат бирә. Быел миңа 90 яшь тулды. Сәламәтлегем чамалы булуга карамастан, читтәге чынагакларның юкка чыгуын күреп, тарихи китапның тагын берсен язарга алындым. Мирас, чыннан да, юкка чыга. Аны Татарстанга туплау бик кирәк, хәтта элегрәк кирәк иде. Казахстаннан килгән милләттәшебез, атаклы рәссам Камил Муллашев та шул фикердә:
– Казахстанда уртак тарихыбызны казах милләтен пропагандалауга файдаланалар. Әйтик, Астана үзәгендә Сөембикә урамы бар. Татарстанда Сөембикә ханбикә турында нинди ядкәр бар? Мин Рөстәм Миңнехановка Казан Кремле тирәсендә Сөембикә һәйкәлен салу тәкъдимен җиткердем. Хәзер шушы зур эшне башкарып чыкмасак, аннан соң булуы да бик ихтимал.Камил Муллашев – Сөембикә портретын ясаган шәхес. Портретлар галереясы хакында сүз чыккач, ул моның зур проблема булуын җиткерде. Атаклы ханнарыбызның портретларын ясау бик кыен, чөнки алар турында язма чыганаклар юк дәрәҗәсендә, диде ул. Мөһаҗирләр музеен барысы да хуплый, әмма чит илдә яшәүче милләттәшләребез аңа шикләнебрәк тә карый. Галим Надир Дәүләт, сез бездән материал сорыйсыз, бушка бирүебезне таләп итәсез, ләкин бушка берни дә булмаячак, дип белдерде. Шулай ук, бу ядкәрләр – безне тарихи ватаныбызга бәйләүче бердәнбер җеп, без аны Татарстанга кире кайтара алмыйбыз, дип ясалган чыгышлар да булды. Бәлки, музей бинасы тәгаенләнгәч, әлеге идеяне хуплаучылар, аңа ышанучылар саны тагын да артыр.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев