Татар матбугаты
Минтимер Шәймиев Россия тарихчылар җәмгыятенең Грамотасы белән бүләкләнде
Казанда мәдәниятара диалог форумы ачылышында Минтимер Шәймиев Россия тарихчылар җәмгыятенең Грамотасы белән бүләкләнде. Аны "Ватан тарихы" ("История Отечества") фонды директоры, Россиянең тарихчылар җәмгыяте Советы президиумы әгъзасы Константин Могилевский тапшырды. Ул җәмгыятьнең җитәкчесе Сергей Нарышкиннан сәламнәр җиткереп, Минтимер Шәймиевнең тарихи мирасны саклауга зур өлеш кертүен ассызыклады.
Мәдәниятара диалог форумының ачылыш тантанасы Ратуша бинасында узды. Анда ЮНЕСКОның 40 илдән 200дән артык вәкиле катнашты. “Кешелек үсешенә кагылышлы актуаль проблемаларны күтәрү өчен иң демократик, уникаль халыкара мәйдан ул – ЮНЕСКО”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев форумда.
- ЮНЕСКО – Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча махсус учреждениесе. Аның максаты – дәүләт һәм халыклар арасында мәдәниятара хезмәттәшлекне киңәйтеп, дөньяда тынычлыкны ныгытуга йогынты ясау.
Лилия Гаделшина, Татар-информ
Фото: Рамил Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев