Татар матбугаты
Минтимер Шәймиев: "Кешеләрне сөендереп, яшьләргә үрнәк булырлык матур эшләр эшләнә"
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "ЛУКОЙЛ” гавәми акционерлык җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында шулай дип белдерде.
"Пирамида" үзәгендә узган тантаналы чарада катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул конкурсның 9нчы мәртәбә үткәрелүен, бәйгенең күркәм традициягә әверелүен билгеләп узды. "Лукойл" эше гөрләп бара", - дип "ЛУКОЙЛ” җәмгыяте президенты Вагит Алекперовка рәхмәтен җиткерде. "ЛУКОЙЛ" - безнең барлык мәсьәләләрдә дә стратегик партнер. Конкурс башланганчы, без җыелышып, нефть табу мәсьәләсенә кагылышлы сораулар турында фикер алышабыз. Бу бәйрәмне үткәрү мөмкинлеге - "ЛУКОЙЛ" бүләге", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Бу конурста катнашу - үзеңне күрсәтү, моңарчы акча җитмәгән проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге. Без бу финанс ярдәмен конкурсантларга бик теләп күрсәтәбез", - диде Вагит Алекперов. Ул "ЛУКОЙЛ" ширкәтенең әзер социаль бизнес итеп танытканын, Татарстан белән нык мөнәсәбәтләр бәйләгәнен билгеләп узды.
"Рухилык һәм мәдәният" номинациясендә - "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтеннән мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү буенча "Мы вместе" проекты, Әлмәт шәһәренең 3 нче сырхауханәсенең "Социаль адаптация һәм реабилитациядә ярдәм" проекты, Минзәләнең халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгеең "Трапеза" проекты җиңү яулады.
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Экология" номинациясендә җиңүчеләрне тәбрикләде. "Ничек итеп эшне оештырасың, ничек итеп эшли беләсең - шуннан тора. Кешеләрне сөендереп, яшьләргә үрнәк булырлык матур эшләр эшләнә", - дип белдерде. Вагит Алекперов турында: "Ел саен килә бит монда. Аның эшләгән эшләрен күреп торсагыз...Бу дөньяда иң уңышлы нефть табу компанияләренең берсе ул "ЛУКОЙЛ". Йөрәге зур булгач вакытын таба", - диде. "Сез социаль, мәдәни проектларны гамәлгә ашыручы кешеләрне карарга киләсез. Яшьләр әле бик күп нәрсәне белми. Экология мәсьәләсендә иң зур проблема - нефтьчеләргә карата шикаятьләр иде. Чөнки нефть шулкадәр кыйммәтле, аны чыгарудан туктарга да ярамый, шул ук вакыт экология таләпләрен саклап калу да - дәүләтнең әһәмиятле бурычы булып килде. Баку нефтьчеләре тәҗрибәсен өйрәнеп, яхшы казанышларга ирешә алдык", - дип Минтимер Шәймиев бүген нефть химиясе сәнәгатен уңышлы алга сөреп, кешеләр сәламәтлеге, экология турында да кайгыртуы өчен Вагит Алекперовка тирән рәхмәтен җиткерде.
Дәүләт Киңәшчесе конкурсның дәвамлы булачагына ышанычын җиткерде.
"Мине бу номинация буенча бүләкләүне сорагач, башка бер фикер килде : хәзер бу эш шундый файдалы, яшьләр үрнәк ала. "Экология души" дигән номинация кирәк безгә. Бәлки, туар. Иң мөһиме- күңел экологиясендә эрозияне булдырмау", - диде.
"РИТЭК" АҖ генераль директоры урынбасары Н. Нефедов елдан-ел бәйгенең җанлана баруын, халыклашуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, бәйге гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт юнәлешләре буенча 1 мең социаль проект гамәлгә ашкан. "Номинацияләр актуальлеген югалтмый. Экология номинациясендә чынга ашырылган проектлар гомумреспублика һәм гомумроссия экология стратегиясенә үз өлешен кертә. Бу, беренче чиратта, әйләнә-тирә мохитне киләчәк буыннар өчен саклап калу максатын күздә тота. Сезнең эшләрегез нәтиҗәсендә, урманнар торгызыла, сулыклар чистара", - дип Нефедов катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.
Чүпрәле районының Гадел" чишмәсен торгызу буенча проект нигезендә, грант акчасына чишмә чистартылачак. Яңа Чишмә районыннан "Отдыхаем всем селом" проекты буенча, күл ясалып, Архангельское авыл җирлеге халкы өчен ял зонасы булдырачаклар. "Твой след на земле" проекты нигезендә, картлар һәм инвалидлар өчен Нурлат йорт-интернаты территориясе төзекләндереләчәк.
"Спорт" номинациясендә җиңүгә Яр Чаллыдан "Честь и доблесть" проекты иреште. Грант акчасына хәрби чакырылышка кадәр үсмерләр арасында кул сугышы буенча патриотик турнир оештырырга җыеналар. Актаныш районының "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" проекты спорт мәйданчыгын төзүне күздә тота. Менделеевск районының "Крепыш" балалар бакчасвннан "Балаларга сәламәтлек бүләк ит" проекты иминлеге какшаган гаиләләрдән балалар белән эшләүгә юнәлдерелә.
"Яшьләр инициативалары" номинациясендә җиңүчеләрне Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов котлады. 87 заявкадан 27 се җиңүгә лаек. Ул яшьләр эшләре буенча яңа министрлык оешкан елда яшьләр башлангычлары буенча аерым номинация булдырылганын билгеләп узды.
- Быел 45 муниципалитеттан 600 дән артык заявка бирелгән. 146 проект җиңүче дип табылган. Бәйгенең Гран-приена "Абилимпикс" хәрәкәте төбәк үсеш үзәге лаек булды. Бүләккә "Лада Ларгус" машинасы тапшырылды. Ачкычларны "ЛУКОЙЛ” җәмгыяте президенты Вагит Алекперов тапшырды. Гран-при яулаган "Счастье жить и творить" проекты физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең һөнәри мөмкинлекләрен, иҗади сәләтен ачыклауга юнәлдерелгән.


Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ
Фото: tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев