Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм "Кол Гали" кунакханәсе төзелеше белән танышты (фото)

Кичә Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты һәм анда күчмә утырыш үткәрде. Рабочая поездка Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева в Болгарский историко-археологический комплекс. Фото Марсель Бадыкшин Ике объектның да төзелеш эшләре белән “Татинвестгражданпроект” оешмасы генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм подряд оешмасы җитәкчесе - “Грань” генераль директоры Леонид Анисимов таныштырды. Бүгенге көндә Болгар ислам академиясе югары дәрәҗәдә төзелеш әзерлегендә, бизәкләү эшләре төгәлләнеп килә. “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше шулай ук яхшы темплар белән график нигезендә бара. XIV гасырның тарихи объекты булган Ак палата аналогындагы мунча комплексы да үз тәртибендә эшләнеп килә. Рабочая поездка Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева в Болгарский историко-археологический комплекс. Фото Марсель Бадыкшин Минтимер Шәймиев киңәшмәдә барысының да графиктан калышмыйча баруын, кайбер эшләрдә тартылырга кирәклеген җиткерде. Болгар ислам академиясендә инде эшләрнең төгәлләнеп килүе сәбәпле, хәзерге вакытта бу биналарның булачак хуҗалары катнашуы мөһим икәнлеген искәртте. Соңгы эшләрне башкарганда яңадан эшләмәс, үзгәртмәс өчен алар катнашуы кирәклеген әйтте. Рабочая поездка Государственного Советника Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева в Болгарский историко-археологический комплекс. Фото Марсель Бадыкшин “Болгар җирендә исламны рәсми кабул иткән вакытта кунаклар инде бөтенләй диярлек әзер бинаны күрәчәкләр. Ә рәсми рәвештә тапшыру яңа уку елы башланганда, 1нче сентябрьгә ниятләнелә. “Кол Гали” кунакханәсен тапшыру киләсе елга булачак. Без беренче тапкыр шундый тарихи бина төзибез, борынгы тарихи һәйкәл мисалында мунча комплексы белән. Безнең белгечләр һәм төзүчеләр командасы киләсе елга болгар җиренә бик әйбәт бүләк ясаячак”, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев