Татар матбугаты
"Минем өчен яшь буынга тарихны җиткерү мөһим" - тарих укытучысы Эмиль Шәйдуллин (ӘҢГӘМӘ)
Хәзер матурлык серләренә өйрәтүче, спорт, туризм, күңел ачу чараларын яктыртучы блогерлар буа буарлык. Ә яңа танышым Эмиль Шәйдуллин социаль челтәрләрдә тарих укыта. Моңа өстәп, ул әле Казан буйлап төрле кызыклы сәяхәтләр, квест-уеннар оештыра, мәчетләр тарихын барлый. Эмиль Казанның 155нче гимназиясендә тарих укыта. Яшь белгеч белем бирү системасында нибары – ике ел.
– Эмиль, матди кыйммәтләр заманында, ни өчен кешеләргә тарихи белем таратырга булдың? Ул бит сиңа акча да, дәрәҗә дә китерми.
– Мин укытучы бит. Хәзер балалар социаль челтәрләрдә утыра, бәлки минем төркем аша алар татар тарихыннан үзләренә нәрсәдер сеңдереп калыр. Укучыларга, Татарстанның танылган шәхесләре турында сөйләгез әле, дигәч, барысы да Муса Җәлил турында сөйли башлый. Башкаларын белмиләр чөнки. Үз төркемемдә Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек шәхесләр турында язам, балалар шуны укый. «Лайк»лар артыннан кумыйм, минем өчен яшь буынга тарихны җиткерү мөһим. Үз тарихыбызны, килеп чыгышыбызны белмәсәк, без милләт буларак бетәчәкбез.
– Ләкин күп мәктәпләрдә Татарстан тарихын Россия тарихыннан вакыт калган очракта гына өйрәтәләр. Укытучылар да, ата-аналар да татар тарихыннан БДИ тапшырылмагач аңа салкын карый. Сезнең мәктәптә ничек?
– Россия тарихын өйрәнгән вакытта, шул ук чорда татарлар тормышында ни булганын карап китәбез. Киләсе уку елыннан Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында татар телле мәктәпләрдә Татарстан тарихын да кертәләр. V-VI сыйныф укучыларын аерым дәреслек буенча укытачаклар. Әлегә без китапсыз, презентацияләр ярдәмендә генә дәрес алып барабыз. Чыннан да, тарихны өйрәнү өчен 70 сәгать вакыт бик аз. Башта дөнья тарихы, аннан Россия тарихын өйрәнәбез. Татарстан тарихы буенча БДИ тапшырылмагач, укытучы төп басымны рус тарихына ясый инде. Миндә әле имтихан бирүче сыйныф юк, шуңа да бу проблема белән очрашмадым. Мин балаларга Казан тарихын төрле экскурсияләр оештырып өйрәтер идем дә бит, хәзер баланы кая да булса алып чыгу өчен дистәләгән документ тутырырга кирәк.
– Тарихны өйрәнгәндә нәрсәгә таянып эш итәсең?
– Өйдә зур китапханәм бар. Анда Казан тарихы, татарларга багышланган китаплар гына да 210га җитте. Бу өлкәдә Ризаэддин Фәхреддиннең «Минем хезмәттәшләрем йорт, мал, байлык туплаган вакытта, мин китаплар җыйдым» дигән сүзләренә таянам. Иң горурланган китабым – җиде томнан торган Татарстан тарихы. Галимнәрнең фикерләре белән танышу миңа кызык. Бу китапларда булган мәгълүматның күбесе интернетта юк.
– Соңгы вакытта «Вконтакте» битеңдә күп мәгълүмат Казан мәчетләренә багышланган. Бу нәрсә белән бәйле?
– Эзләнүләремне билгеле бер юнәлештә алып барасым килде. Мәчетләр турында мәгълүматны һәр җомга көнне урнаштырам. Биредә фото, видео, җомга намазы аудиотасмасы, мәчет тарихы бар. Казанның сакланып калган иң борынгы мәчете – «Мәрҗани». Аннан бераз гына соңга калып, «Апанай» мәчете төзелгән. Бу ике мәчеткә кагылышлы бер кызыклы факт бар: алар икесе дә кыйбладан берничә градуска авышкан. «Мәрҗани» мәчетендә ул бик сизелмәсә, «Апанай»ныкында тайпылыш 25 градуска кадәр җиткән.
– Мәчетләр бер-берсеннән кай ягы белән аерыла?
– Иске мәчетләр авыл мәчетләренә охшаш: йорт, аның өстендә манара. «Мәрҗани», «Апанай», «Галия» мәчетләре бер стильдә төзелгән. Замана мәчетләре инде төрлесе-төрле стильдә. Шунысы кызык, яңа мәчетләргә караганда, искеләре буенча мәгълүмат күбрәк.
– Син шәһәр буенча да экскурсияләр оештырасың. Нәрсә белән җәлеп итә сәяхәтчеләрне Казан?
– «Казан – бик чиста, матур шәһәр, сезгә килгәч, Европага барып кайткан кебек булабыз. Юлларыгыз яхшы, тарихи биналар сакланган», – диләр. Чыннан да шулай бит. Безнең күзләр инде бу чисталыкка ияләшкән. Бездән «Тагын бер тапкыр Казанга килер идем», – дип китәләр.
– Күбрәк кайсы яклардан киләләр?
– Чиләбедән бик күп. Аларның үзләрендә дә татарлар белән бәйле географик атамалар шактый. Мәсәлән, Кече күл дигән күлләре бар. Мәскәүлеләр еш килә.
– Экскурсовод буларак әйт әле, Казанга сәяхәтләр өчен идеаль шәһәр дәрәҗәсенә җитәргә тагын нәрсә кирәк?
– Туклану урыннары җитми. Бездә әлегә урта хәлле кеше өчен татар кафелары аз. Төрек кафелары адым саен: бинасы да матур, ризыгы да тәмле, чагыштырмача очсыз да. Шундый ук татар кафелары оештырып булмыймы икән?
– Без белмәгән Казан нинди ул? Казан турында берничә кызыклы факт китер әле.
– Бауман урамының элеккеге исемнәрен кем белә? Башта ул Ногай урамы булган, соңрак Зур проломная исемен йөрткән. Элеккеге Бауман урамы хәзер без ияләшкән, таш җәелгән урам булмаган. Анда ерганаклар, күперләр күп булган. Кремльгә кергән урамның Шейнкман проезды икәнен 90 процент кеше белми. Туристлар Казанның иң кечкенә урамы дип саналган Күнчеләр урамыннан йөрергә ярата. Хәзер «Кольцо» сәүдә үзәге торган урында элек балык сатканнар, сазлык булган.
Алисә Сабирова, Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев