Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Миллилек кешене читкә этәрми, ки­ре­сен­чә, тартып тора...

Шигъри ихласлык, кара төстәге кыстырбургер, юкка чыккан тарихны кайтарырга омтылу. “Печән базары-2017” фес­тивале әнә шулай истә калды. Әлеге чарада 10 мең кеше катнашты һәм эчтәлеге җәһәтеннән Сабан туен уздырды дигән хис калдырды.

Быел “Печән базары”на урынын алмаштырырга туры килде. Яңа Татар бис­тә­сендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, ул Черек күл паркында узды. Әйтергә ки­рәк, иртәдән кичкә кадәр уз­ган чараның мәйданы бер­кайчан да бушап тормады. Димәк, оештыручыларга зур­рак мәйдан турында уйланырга җирлек бар. Фестиваль милли кием дизайнерларын, милли ризык әзерләүчеләрне, ша­гыйрь-язучыларны, экскурсовод, тарихчы, биючеләр­не берләштерде. Сатучы­лар­ның берсе генә дә табыш кермәде дип зарлана алмас, мөгаен. Игътибарны җәлеп итүче төп ризык исә кыстырбургер булды. Га­дәти кысты­быйның туганы кара төстә һәм итле, яшел­чәле, сырлы эчлектән гый­ба­рәт. Бу ризыкны “Түбәтәй” челтәре тәкъ­дим итте һәм аларга еш кына тышлыкның ни өчен кара төстә булуын аңлатырга туры килде. Курыкмагыз, камыр басканда табигый буяулар файдаландык, дип аң­лат­ты аш-су ос­талары. “Нефть­ле” кыстырбургер ике сәгать эчендә сатылып та бетте. Ризык сатыла торган урында “Eda­tatar” дигән яңа бренд тәкъ­дим ителде. Монда азык-төлекне сатып кына калмадылар, аны пешерергә дә өйрәттеләр. Әйтик, “Тәмле булсын” рестораны хезмәт­кәр­ләре талкыш кәләвә әзер­ләп күрсәтте. Тамак туйгач, биеп алырга да була. Нигина Әхмә­дуллинаның “Бию for you” аланында теләгән кеше татарча бию дәресләре алды. Гыйлем тупларга теләүчеләр исә федерализм, инкыйлаб, татар хатыннары турында лек­цияләр тыңладылар. Дө­рес, мондый дәресләр балаларга кызык түгел, шуңа күрә нәниләр өчен “Сабыйлар” дигән мәйдан эшләде. “Гыйлем” фәнни-по­пу­ляр ресурсының үз мәйданы бар. Әлеге сайт мөхәррире Айдар Шәйхин “Һарри Поттер һәм Фәлсәфә ташы” ки­та­бының татарчага тәрҗе­мә­сен тәкъдим итте. Ул, бу эш татарларда фантастика жанры терелеп китмәсме дигән өмет белән эшләнде, дип аңлатты. Әлегә без фан­тас­тик әсәрдән менә дигән үрнәк дип Каюм Насыйри­ның “Әбүгалисина”сын гына әйтә алабыз, ди ул. Тәрҗе­мәчеләр (“Һарри Поттер...”­ны 13 волонтер тәрҗемә иткән) бу эшне кабул ит­мәү­челәр булачагын да аңлый. – “Һарри Поттер...” – тылсым турында түгел. Ул, беренче чиратта, дуслык һәм мәхәббәт хакында. Һарри ни өчен исән кала? Чөнки аны әнисенең мәхәббәте саклый, бала хакына ана үз-үзен корбан итә. Ана белән бала мә­хәббәте безнең милләткә туры килмимени? Икенчедән, Һарри Поттер таяныр дуслары булганга явызлыкны җи­ңә. Бу да – безнең заманга туры килә торган идея. Әсәрдә тагын бер әһәмиятле фикер бар. Һарри Поттер, сездән аерылып торган кешеләр – сезнең кебек үк кешеләр, ди. Әсәрдә төп каршылык­лар­ның берсе – тылсымчы гаи­ләсендә тумаган тылсым­чыларның чиста канлы тылсымчылардан эзәрлекләнүе. Бу да – безнең җәмгыятькә хас күренеш бит. Дөрес, әсәрне инглиз язучысы язган, аның фикерләү рәвеше татар ке­шесенә ят булырга мөмкин. Бу очракта миңа ул бик бай фольклор үрнәге буларак әһә­миятле, – ди Айдар Шәй­хин. Фестиваль эскурсия сөю­челәрне дә истә тоткан. Алар өчен “Серле сулыклар”, “Черек күлдә татар эзләре”, “Ике сәгатьтә ничек археолог булырга?” дигән программалар әзерләнгән. Эсксурсия­ләр авторы Марк Шишкин халыкның күбрәк юкка чыккан күлләр белән кызыксынуын әйтте: – Черек күл паркы XIX гасырда күлне күмү хисабына барлыкка килде. Юкка чыккан күлләрне барлауны исә Печән базары мәйданында­гы күлдән башларга кирәк. Әлеге күл урынында хәзер Париж коммунасы бакчасы тора. “Кольцо” сәүдә үзәге дә күл өстендә урнашкан. Ә бит күл­ләрне корыту эзсез генә узмаган. Мәсәлән, Черек күл­не киптергәннән соң Алек­сандровский по­са­ды­ның нигезе убылган. Мунча күлен киптергәч, гый­ба­дәтханә нигезенә зыян кил­гән. Мин боларны ни өчен сөйлим соң? Чөнки без Казанны бер төрле генә кү­рергә күнеккән, ә экскур­сиядән соң Казанны башкача күрә башлыйлар. Аның тарихы белән кызыксыну арта, тарихи урыннарга, һәй­кәл­ләр­гә карата сакчыл караш барлыкка килә. “Печән базары”ның тагын бер хикмәте барлыкка килде. Ул да булса, шигъри будка. Әлеге проектның авторы Рәдиф Кашапов, сәхнә еш кына шагыйрь белән тамашачы арасында киртә булып тора, дип саный. Аның бу идеясе ни дәрәҗәдә уңыш­лы соң? Бу сорауны шигъри будкада “утырып чыккан” ша­гыйрьләрнең бер­се Рифат Сәлахка бирдек: – Фестиваль елдан-ел ка­милләшә бара. Иң мөһиме, мондагы бөтен әйбернең эч­тәлеге милли. Махсус лек­ция­ләр оештырылуы, килгән халыкның күңел ачып кына калмыйча, гыйлем туплап китүе дә ошады. “Шигъри будка” – бик кызыклы проект. Аны күргәч, башта ике­ләнү дә булган иде. Ә инде эченә үткәч, сәхнәгә чыгуга караганда уңышлырак икә­нен аңлыйсың. Шигырь тагын да кыюырак сөйләнелә, ничектер ачылып бетәсең, ихлас буласың. Сәхнәдә әле болай ук ачыла алмыйсың. Тыңлаучылар да ихлас, алар белән әңгәмә дә ачыктан-ачык булды. Үзем шигырь сөй­ләп чыккач, Йолдыз Миңнуллинаны тыңлап карадым һәм аны башка яктан да ачтым. Бөтендөнья татар яшь­ләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин исә чараның милли һәм заманча рухта узуын бил­геләп үтте. “Ләкин ул татарлар өчен генә түгел, бөтен шәһәр халкы өчен кызык булды. Миллилек кешене читкә этәрми, ки­ре­сен­чә, тартып тора. Шәһәр мо­хитендә үзенчәле­ге­без­не сак­лап калуга үз өле­шебезне кертә алсак, ниятебез чынга ашты дип иркен суларга була”, – диде ул. “Печән базары”на ярдәм итүчеләр дә бар икән. Чын үзебезчә, милли чара киләсе елда тагын да колачлырак узар, шәт.  
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев