Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли темаларны яктыртучы журналистлар бәйгесенә 1850 иҗади эш тапшырылган

Казанда оештырылучы «Күп төсмерле Россия» Бөтенроссия журналистлар бәйгесенә рекордлы күләмдә иҗади эшләр тапшырылган. Бәйгене оештыручылар хәбәр иткәнчә, Россиянең 52 төбәгеннән журналистларның 1850 материалы кабул ителгән. Үзенең тугыз еллык тарихында бу бәйгегә беренче тапкыр шул кадәр гариза килгән.

Эшләрне кабул итү 2016 елның 17 октябрендә төгәлләнгән иде. «Татмедиа» агентлыгында конкурс комиссиясенең беренче утырышы узды. Аның составында әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, дәүләт органнары, Милли эшләр буенча Федераль агентлык, республиканың Журналистлар берлеге һәм башка җәмәгать оешмалары вәкилләре бар.

Конкурсның бурычлары – җәмгыятьтә милләтара багланышларны ныгыту, әдәп-әхлак һәм гражданлык-патриотик хисләр, тарихи мираска, традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Бәйге 2014 елдан «Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә үткәрелеп килә. Конкурсны гамәлгә куючы – Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.

Конкурсның гомуми приз фонды 2 миллион 240 мең сумны тәшкил итә. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтә: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар циклы (репортажлар)», «Басма матбугатта язмалар циклы», «Интернет ММЧ материаллар циклы», «ММЧнда балалар-яшүсмерләр проектлары». Төп бүләк – 600 мең сумлык премия.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев