Юлламада милли мәсьәләләр турында ниләр әйтелгән?
2018 елның 24 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советының пленар утырышында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Икътисади һәм социаль мәсьәләләрне хәл итү белән беррәттән бу чыгышта милли-мәдәни тәрәккыять, татар халкы язмышы турында шактый саллы әйтелде. Татарстан Президенты туган телне өйрәнүгә, милли яшәешкә бәйле кискен проблемаларны, гомуми кыенлыкларны санап чыгу белән генә чикләнмәде. Гомумән милләтнең мәсләге, уртак кыйбласы бармы соң? 30-40 төбәк һәм дәүләттә гомер итүче халык каяндыр күрсәтмә көтеп яши алмый! Милли җәмәгатьчелек тә мөһим максатлар, бурычлар кую ихтыяҗы татарларның үзләрен дә уятып җибәрергә тиеш.
«…Тел мәсьәләсе тирәсендә барган фикер алышулар безнең мәгариф системасы һәм барыбыз өчен җитди сабак булырга мөмкин. Озак вакыт дәвамында татар телен өйрәнү методикаларын һәм технологияләрен камилләштерү мәсьәләләре хәл ителмәү – безнең җитди кимчелегебез.»
Чыннан да, эшне җайга салуны үзеңнән башлау, кимчелекләрне төзәтүгә күмәкләп керешү бары тик файда гына китерәчәк. Республиканың дәүләт телен өйрәнү хәзергә тиешенчә хәл ителмәгән. Президент шундый конкрет максатлар куя:
«Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгына федераль министрлык белән хезмәттәшлектә вазгыятьне төзәтүгә юнәлдерелгән чараларны тиз арада күрергә кирәк. Уку планнарында һәм программаларында туган телне өйрәнүнең мәҗбүрилеге исәпкә алынырга тиеш. «Республиканың дәүләт теле» предметын өйрәнүне камилләштерү эше дәвам ителергә тиеш.«
Татарстан җитәкчесе үзенең еллык юлламасында республиканың хакимият, идарә структураларына җитди бурычлар йөкләде:
«Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына тулаем милли мәгариф инфраструктурасын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр комплексын эшләргә һәм КДУ белән берлектә Милли педагогия институтын төзүне тәмамларга кирәк.
Республикадан читтә яшәүче татарларга булышлык күрсәтү, тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу – Татарстанның конституцион бурычы. Үткән Бөтендөнья татар конгрессы съездлары әлеге сорауларның аеруча актуаль булуын күрсәтте.
Җаваплы булган хөкүмәт органнарына, Бөтендөнья татар конгрессына, Татар федераль милли-мәдәни оешмасына тиешле структуралар белән тыгыз элемтәдә тору, эшчәнлекнең төрле формаларын куллану, шул исәптән, «Ана теле» челтәрен киңәйтү кирәк.»
Татарга стратегия кирәк!
Һәм, ниһаять, Рөстәм Миңнеханов татар халкын яшәтү буенча гомуми планның булмавына игътибар итеп, милли җәмәгатчелеккә, иң абруйлы татар оешмасына милләтнең мәсләген, гомуми юнәлеш билгеләү бурычын . Озак вакытка исәпләнгән гомуми максат-бурычларны җәмәгатьчелек тә, дәүләт оешмалары да юашкармаса, нинди тәрәккыять булырга мөмкин?
«Татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итүне сузу безне бер дә бизәми. Ул татарларны милли идентификация һәм халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә уртак карашка нигезләнеп берләштерүче документ булырга тиеш. Искәртеп үтәм, бу эш өчен Бөтендөнья татар Конгрессы җаваплы,»
Стратегияне төзүдә кемнәр катнаша?
Менә шушы бурыч — татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итү максаты, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан билгелән көннән башлап Татарстаннның рәсми даирәләре дә, татар җәмәгатьчелеге дә хәрәкәткә килде. Хөкүмәт даирәләре, фәннәр Академиясе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы җитәкчелеге Стратегияне булдыру буенча эшче төркем төзеделәр. Бу эштә киң җәмәгатьчелек вәкилләре, зыялылар төркемнәре, фән, мәдәният, мәгариф, матбугат эшлеклеләре катнашу зарурлыгы да ачык күренә. Матбугатта, интернетта милләт Стратегиясен төзүгә кызыксыну белдерүчеләрнең фикерләре чыга башалады.
Чыннан да, милләтне яшәтү ысулларын билгеләгәндә киң җәмәгатьчелек вәкилләренең, галимнәрнең, яшьләрнең, эшкуарларны, хокук белгечләренең үз карашлары, проектлары булырга мөмкин. Татарстан премьер-минстры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шайхразиев татар Стратегиясен булдыруда һәркем катнашырга тиеш дип белдерде.
«Татарстан — Яңа гасыр» каналында беренче «акыл фабрикасы»
Шуны искә алып, узган атна ахырында милли мәсләкнең хәзерге чор өчен әһәмиятле алшартлары турында беренче фикер алышу «Татарстан — Яңа гасыр» каналында оештырылды. Яртышар сәгатьлек ике тапшыруда стратегиянең максатлары, төп юнәлешләре турында иң беренче фикер-тәкъдимнәр әйтелде. «Таяну ноктасы» тапшыруын алып баручы Венера Аитова куйган сорауларга җавапларны эзләүдә академик Индус Таһиров, Татарстан халыклары дуслыгы йорты мөдире, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, шагыйрь, Г. Тукай бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла, тарихчы һзм этнолог Дамир Исхаков, Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» студиясе баш сөхәррире Римзил Вәлиев, сәясәт белгече Руслан Айсин катнаштылар. Бу тапшырулар якын көннәрдә кичке сәгать 19 да «Татарстан — Яңа гасыр» каналында эфирга чыгачак.
Шулай итеп, XXI гасыр шартларында милли мәсләк, татар халкы үсеше стратегиясе турында фикер алышу башлана. Һәркем үз тәкъдиме белән чыгыш ясый ала. Татар конгрессының
tatar-congress.org порталында да үз фикерләрегез белән уртаклаша аласыз.
Нет комментариев