Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милли мәгариф үсеше концепциясе якын арада кабул ителергә мөмкин

Татарстанның Милли мәгариф үсеше концепциясе проекты шушы көннәрдә кабул ителер дип планлаштырыла. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасын камилләштерү мәсьәләләре буенча коллегия утырышы алдыннан министр Энгель Фәттахов шул хакта хәбәр итте. Утырыш Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә уздырылды. “Концепция белем бирү системасының барлык баскычларын колачлый. Телләрне өйрәтү балалар бакчасында башланып, башлангыч сыйныфларда дәвам ителергә, ә аның нигезе укучыларга төп мәктәптә бирелеп бетәргә тиеш”, – диде министр. Аның сүзләренчә, бу эшне төп 3 юнәлештә алып бару ниятләнә. Матди-техник база белән тәэмин итүдән тыш, укыту методикасын камилләштерү, милли кадрлар мәсьәләсен хәл итү бурычы куелган. “Татарстан – милли республика. Милли мәктәпне саклау, аның турында кайгыртуны безнең өчен беркем дә эшләмәчәк”, – диде министр. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда милли мәгарифкә карата нинди генә фикерләр әйтелмәсен, ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы бу юнәлештә системалы эш алып бара. Бәлки, аның нәтиҗәләре 1-2 елда гына күренмәс тә, әмма, ахыр чиктә, бу эшебез барыбер үзенең җимешләрен бирәчәк, дип ышаныч белдерде министр. Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе 2015-2030 елларга планлаштырылган. Анда милли мәгарифнең үсешен тоткарлаучы факторлар дип түбәндәге факторлар күрсәтелгән: -федераль үзәктә туган телләрне саклау һәм үстерү буенча системалы эшчәнлек булмау; -милли мәгарифнең үсеш факторлары, шартлары тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәү, фәнни һәм методик ярдәм системасы камил булмау; -бердәм җаваплылык үзәге булмау; укытучыларның камилләштерү зарурлыгы; -милли мәгариф үсешен даими күзәтчелек системасы булмау. Концепциянең төп юнәлешләре: - милли мәгарифтә бердәм дәүләти-иҗтимагый идарә системасын булдыру; - милли мәгариф өчен педагоглар әзерләү системасын яңарту; - милли мәгарифне заманча технологияләр белән тәэмин итү; - милли мәгарифнең үсешен күзәтеп тору; - педагогларны бүләкләү системасын булдыру; - ел дәвамында эшләүче милли лагерьлар, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре, гаилә үзәкләре булдыру.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев