Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милли кадрларның булмавы - иң авырткан җиребез" - Башкортстанның "Туган як" газетасы баш мөхәррире

Ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына белдергәнчә, милли матбугатка кадрлар табу хәзер бик кыен. “Алар юк та, табып та булмый. Кул астында булган кешеләрне бергә туплап, бераз өйрәтеп эшләргә мәҗбүрбез. Әмма иртәгә кемнәр эшләр, дигән сорауга җавап бирү дә куркыныч. Педагогия, филология өлкәсендә укучылар, диплом алганнан соң, барысы да сәүдә өлкәсенә таралып бетә. Матбугатка килеп, җиң сызганып эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә”, - дип чаң суга баш мөхәррир. Аның фикеренчә, яшьләрнең журналистикага килмәү сәбәбе, беренче чиратта, финанс мәсьәләләре белән бәйле. “Безнең редакциядә бер хезмәткәр Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Бик әйбәт яза. Аны мин көч-хәл белән генә эзләп таптым. Башка тармакта - медицина, бухгалтериядә эшләп, журналистикага килгән кешеләр дә бар. Тик филология, журналистика бүлегендә укып, безнең газетага эшкә килүчеләр юк”, - ди Юлия Дәүләтбаева. Икенче сәбәпне ул журналист һөнәренең авыр булуыннан күрә. “Телефоннар сату кибетендә эшләү күпкә җиңелрәк, чөнки анда баш эшләтергә кирәкми. Сатып алучылар кибеткә кермәсә дә, билгеләнгән оклад түләнә. Безнең эш исә авыр. Гел йөрергә, хәрәкәттә булырга кирәк”, - ди баш мөхәррир. Юлия Дәүләтбаева фикеренчә, милли матбугатның дәрәҗәсе артсын һәм яшьләрне җәлеп итү өчен, җитәкчелекнең дә әлеге хезмәткә карашы үзгәрергә тиеш.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев