Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Законнарда милли һәм дини үзенчәлекләр исәпкә алынырга тиеш" - Вячеслав Володин

Россия Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин законнар илнең милли һәм дини үзенчәлекләрен исәпкә алырга тиеш, ләкин беренче чиратта өстенлек законнарга бирелергә тиеш дип белдерде, дип хәбәр итә Интерфакс. “Милли һәм дини үзенчәлекләр дәүләт законнарыннан да өстенрәк булган очракларга юл куярга ярамый. Шул ук вакытта законнарда милли һәм дини үзенчәлекләр исәпкә алынырга тиеш”, – дигән Вячеслав Володин кичә Дәүләт Думасында узган парламент укуларында. Аның сүзләренчә, Россиядә яшәгән һәр кеше үзенең динен һәм милли тамырларын хәтерли һәм хөрмәт итә. “Ләкин без барыбыз бергә – Россия гражданнары”, – дип искәрткән ул. “Рухилык һәм әхлаклылык, традицион гаилә кыйммәтләре, патриотлылык милли идея буларак безнең җәмгыятьнең фундаменталь нигезен тәшкил итүе” принципиаль яктан мөһим булуын әйткән. Аның сүзләренчә, Россия төрле дин һәм милләт вәкилләре тыныч һәм бердәм булып яшәгән, уртак язмыш һәм киләчәккә уртак планнар белән берләшкән бергәлек буларак оешкан. “Безнең илнең иң төп бурычларыннан берсе – үсешнең кыйммәтләргә таянган нигезен саклау, ул шул исәптән бердәм гомумгражданлык патриотизмында, Россияне безнең уртак Ватаныбыз итеп кабул итүдә, аның язмышы өчен уртак җаваплылыкта да чагылыш таба. Үзеңне күпгасырлы тарихы һәм бабалардан калган бай рухи мираслы бердәм халык вәкиле буларак тану, бу мирасны саклау һәм үстеү, безнең мәдәниятне һәм традицияләрне илдә һәм аннан читтә таныту – бу безнең сезнең белән уртак бурычыбыз”, – дип белдергән Вячеслав Володин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев