Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Милләтпәрвәрләр тәрбиялибез" (Мөслим районы башлыгы Р.Мул­лин б/н әңгәмә)

Мөслим районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Мул­линның хәл-әхвәлләре турында гел белешкәләп торабыз. Бу төбәктән редак­циягә хатлар килгәли чөн­ки. Район тормышын үте­реп мактаганнары да, тән­кыйть утына алганнары да бар. Хәер, Рамил Хәмзович үзе әйтмешли, берьюлы бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый. Иң мөһиме, җиң сызганып эшләргә, эзлә­нер­гә, табарга кирәк. Эз­ләнү, табу дигәндә, башлык шәхсән үз тормышында да кимен куймаган булса ки­рәк. Моны тәрҗемәи хәле белән танышып чыксаң да, бик яхшы чамаларга була. Өч белгечлек буенча югары белем алган: табиб, юрист, дәүләт хезмәткәре. Эш урыннары да гаҗәеп төрле: киномеханиктан баш­лап, Казанда ашыгыч яр­дәм станциясендә медбрат, Мөслимдә коммуналь гигиена буенча баш табиб, сәла­мәтлек саклау бүлеге җитәк­чесе, Түбән Камада госсанэпиднадзор үзәге­нең баш табибы, район баш­лыгы урынбасары, аннан яңадан Казан шәһәр башкарма комитеты җитәк­чесе урынбасары. Һәм 2013 елда Президент тәкъдиме белән Мөс­лим егете туган җиренә кайтып төпләнә. Бу юлы инде башлык булып. – Рамил Хәмзович, туган җирдә эшләү, минем­чә, җитәкче кешегә күб­рәк бурычлар йөкли торгандыр? – Мин үзем беркайчан да эш урыны сайлап йөрмәдем. Барысын да тәкъдим итте­ләр. Хәер, эшли белгән, булдыра алган кешегә кайда да уңайлы булырга тиеш ул. Шуңа күрә туган төбәктә эшләү әйбәтрәк дип өздереп әйтә дә алмыйм. Кем өчен ничек бит? Ә мин исә монда нәтиҗәләрне күбрәк күрәм. Мөслимдә минем әти-әни­ем, туганнарым, якыннарым, дусларым, укытучыларым яши. Нинди генә эшкә тотынсам да, беренче чиратта, алар ни әйтер, дип уйландыра. Саксыз адымнарым белән якын кешелә­ремнең йөзенә тап төше­рәсем килми, беркемне дә рәнҗетәсе, авыр сүз әйтәсе дә килми. Ә еракта сагынып яшәү ул – бөтенләй башка әйбер. Әле менә якташыбыз Шәмсия Җиһан­ги­рова­ның шигырь­ләрен укып утырдым. Күбрәк “кайтыр идем”, “сагынам”, “күңелем синең белән” дигән сүзләргә юлыгасың. Болар – туган җи­реннән аерылган кешенең сүзләре. – Яшьләр туган төбәк­ләрендә төпләнеп калсын өчен районда ниләр эш­ләнә? – Кешенең тормыш юлы эчке канәгатьләнү хисенә бәйле. Шуңа да беренче чиратта яшәү өчен уңай шартлар тудырырга кирәк дип саныйм. Эш урыннары, хез­мәт хаклары кебек матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да. Шөкер, туган җирен үз иткән яшь белгечләребез юк түгел. Әзерлекне мәктәп эскәмиясеннән үк башлыйбыз. Бүген югары уку йортларында унлап стипендиатыбыз укый. Һәрбер­сенең кайтканын түземсез­лек белән көтәбез. – Мәктәп дигәннән, быел укытучыларның август киңәшмәсен үткәрергә нәкъ менә Мөслимне сайлаулары да юктан гына түгелдер? – Чыннан да, милли мә­гариф рейтингы буенча районыбыз беренче урында. Телне, гореф-гадәтләрне сак­лауга бик зур игътибар бирәбез. Милләтпәрвәрләр тәрбиялибез. Әмма бу өл­кәдә каршылыклы фикерлә­рем дә бар: мәсәлән, бөтен фәннәрне фанатларча татарча укыту ягында түгел­мен. Чыннан да, бүген математика, физика фәннәрен татар телендә генә укыту ки­рәкме икән? Әлбәттә, әле­гә татар авылларында рус телендә укыта алырлык укытучылар аз, бәлки, юктыр да. Ә бит килер бер көн, яшьләр арасында, киресенчә, татарча белүчесе булмаячак. Дөнья­күләм аренага чыгу турында уйласак, безгә барыбер алтын урталыкны табарга кирәк. Теләгем дә бар: тәҗрибәләр аша булсын иде ул. Бу хакта минем мәгариф министры белән дә сөйләш­кәнем бар. Министрлык методик яктан күзәтчелек алып барса, калган мәсьә­ләләрне хәл иткәндә, азрак ирек бирелсен иде. Без үзе­безгә үзебез дошман түгел бит инде. Өстән бирелгән күрсәтмә буенча түгел, урыннарда нәрсәдер эш­ләр­гә тырышуны кулайрак күрәм. Аннан яхшырагын сайлап алырга мөмкин булыр иде. Минемчә, мәк­тәп­ләрдә телләр өйрәтүне беренче планга куярга кирәк. Телләр белгән бала югалып калмый. – Мәктәп ябылу очрак­лары Сезнең районны да урап үтмәгәндер? – Бүген мәктәпне җитәк­челәр түгел, әти-әниләр үз­ләре яба. Күпчелек балаларын Мөслим мәктәпләренә йөртә башлады. Нәтиҗәдә авылларда укучылар саны кими. Шулай да һәр җирлек­тә берәр 9 еллык мәктәпне саклап кала алдык. Алты урта мәктәбебез бар. Ә менә башлангычка килгән­дә, фикерем мондыйрак: 1-2 генә укучы булганда, бала үз-үзен югалта, башка мәктәпкә күчкәч, аңа ярак­лашып ки­тү бик авыр булачак. Тугызынчы сыйныфтан соң балаларны һөнәри училищеларга куып җибә­рү­не дә өнәп бетермим. Алар тормышка әзер түгел әле. Шәһәр аларны йотачак. Бик куркыныч әйбер бу. Шул җәһәттән Мөслимдә һө­нәри уку йортлары чел­тәрен булдырырга уйлыйбыз. Бу бит – яшьләр­не туган җирдә калдыруның тагын бер ысулы. – Район дигәч, әлбәттә инде, без авылларны да күз алдында тотабыз. Ә менә анда яшьләрне кызыктырыр, тотып калыр өчен ниләр эшләнә? – Бу очракта халык үзе күтәрелеп чыкса гына файдасы бар кебек. Үзара салымны без 1000әр сум җыябыз. Яшермим, күпсенү­челәр дә бар. Әмма, тамчыдан күл җыела, кунак ашы – кара-каршы дип, гел аңлату эшләре алып барам. Үзенең хезмәте, өлеше кергәч, эш­ләгән эшләрнең дә бермә-бер кадере арта. Шул җә­һәттән авылларда 33 парк ясадык. Инешләрне төзәт­тек. Инде менә дүрт ел рәт­тән зиратларны чистартабыз. Мөслимдә быелгы өмә­гә 2000гә якын кеше килгән иде. Хәзер инде искәртеп торасы да юк. Көнен генә билгелибез. Кемнәр икәнен беләсең килсә, хуҗабикәнең – хаҗәтханәсенә, авылның – зиратына, җәмгыятьнең тарихына күз сал дип юкка гына әйтмиләр бит. Халык бер-береннән күреп, йортларын, ишегалларын матурлый. Сүз дә юк, эшле итү ягыннан авырлыклар бар. Бар кеше дә бизнес белән шөгыльләнеп китә алмый бит. Менә шундыйларны ничек тә һөнәрле һәм керемле итәсе килә. – Үзегез әйтмешли, матур гына, авылча яшәп ятасыз. Ә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләр ничек тора? – Район җирләре элек “Вамин” белән “Органик-төр­кем” кулында иде. Ни кызганыч, икесе дә бөлген­леккә төште. Һәм бу өлкәдә безне шактый тезләнергә мәҗбүр итте. Хәзер исә ике яңа инвестор килде. Шөкер, аякка басып киләләр. “Агросила-төркем” нигездә чө­ген­дер үстерү белән шө­гыль­ләнә. Районда кошчылык, орлыкчылык структурасы үсеш алды. Үзебездә биопрепаратлар җитеш­те­рәбез. “Агромастер” компаниясе әйбәт кенә эшләп ки­лә... Кыскасы, һәр көн яңа­лык алып килә. Һәм болар­ның барысы да бер теләк белән эшләнә: яшьләр авызыннан, минем Мөслимдә каласым килә, дигән сүзләр­не ешрак ишетәсе иде.
Фәния Әхмәтҗанова
 

Рамилнең кулы җиңел

  Мөслим район үзәк хастаханәсе капиталь төзекләндерүдән соң, шактый үзгәрешләр кичергән. Яңа танышым Фидарис абый поликлиникага бе­леш­мә алыр өчен генә килгән булган. “Килгән-кил­гән, әй­дә, тикшеренү үтеп чык, дип алып кереп китте­ләр. Менә кү­зем­не тикшерт­тем, ан­дый-мондый чир тап­мады­лар, барысы да тәр­типтә”, – ди ул. Авыл кешесе диспансеризация булмаса, районга кадәр килеп тикшеренеп китүне кирәк санамый. Хә­ер, шәһәрдә яшәүчеләрне дә бу мәсьә­ләдә бик йө­герек дип әйтмәс идем. 3-3 Диспансеризация тик­ше­ренүе байтак чирләрне башланган вакытында ук ачык­ларга ярдәм итә. Быел гына 9 кешегә глаукома диагнозы куйганнар. “Катаракта өч тапкыр күбрәк очрый“, – ди Мөс­лим үзәк хастаханәсе поли­кли­­ника­сының өлкән шәф­кать туташы Рәзилә Хәби­буллина. Организмда җитди үзгәреш­ләр булганда яңадан җентек­ләп тикшерәләр. Күз­гә операция ясатырга кирәк икән Чаллыга, Казанга җи­бәрәләр. Чират җиткәнне еллар буе көтәргә дә туры килә. Квоталарга бәйле мондый проблема республика күлә­мендә бар. Быел районда 3 мең 706 кеше диспансеризация үтәр­гә тиеш булса, 1 мең 500гә якыны тикшеренеп киткән инде. 278 кешене төрле диаг­нозлар белән яңадан чакырып алганнар. Тикшеренү барышында 177сенең диагнозы расланган. Хроник бронхит, йө­рәк-кан тамырлары, диабет чирләре белән авыру очраклары да шактый. Ха­тын-кызларга маммография тик­шерүе үткәрәләр, гинекология буенча цитология анализы алалар. Тикшерү барышында миома, киста, дис­пла­зияләр ише чир­ләрне, күкрәк бизе шеш­ләрен табалар. Махсус анализ ирләрдәге җе­нес бизе авыруларын алданрак ачыкларга булыша. Узган ел 78 кешедә яман шеш тапканнар. Быел ел башыннан андый очрак­лар 13 булган. “Диспансеризацияне көтеп тормыйча, алданрак күренеп китсәләр яхшы булыр иде. Ашыкмыйлар, никтер ябыгам, хәл­сез­ләндем, дип йөри­ләр, килеп күренмиләр”, – ди Рәзилә ханым. Диспансе­ри­за­циянең авыл халкы өчен бигрәк тә кирәк булуын әйтә ул. Былтыр хастаханәдә бала табу бүлеге ябылуны район халкы бик авыр кабул иткән. Кем белән генә сөйләшсәң дә, безгә районда әйбәт иде, диләр. Хәзер туксан чакрым ераклыктагы Әлмәткә чыгып китәсе. “Үзебезнекеләр игътибар белән карый иде, бү­тән җирдә безне белмиләр дә. Әлмәттә кеше күп, бала табучылар тәүлек буе агылып тора. Бала туар вакыт җит­кәч кенә чыгып китәбез бит инде, көчкә барып өлгер­дем”, – ди күптән түгел генә җиденче баласын алып кайткан Светлана. 2016 елда районда 182 бала туган, быел ярты ел эчендә 90 сабый дөнья­га килгән. Озак еллар бала табу бүлегендә эшләгән акушер Зөлфирә Риз­ванова да: “Менә бү­легебез ябылды”, – дип уф­тана. Элекке белән бүгенге эшне чагыштыра ул. “30 ел элек шприц-энәләрне, көзгеләрне кайната идек. Хәзер эшләргә шулкадәр уңайлы. Ремонттан соң байтак аппаратлар кайтты”, – ди Зөлфирә апа. Мөслим үзәк хастаха­нәсендә төзекләндерү эш­ләре 2015 елда башланган. Иң беренче итеп стационар белән поликлиниканы аерып торучы холлны эшлә­гән­нәр. Элек икесе бергә кушылганга уңайсызрак булган. Бюджет акчасыннан тыш, иганәчеләр ярдәме бе­лән бүлекләрдәге медицина җиһазларының шактые яңартылган. Саный китсәң, күп инде алар: цифрлы рентген аппараты, эксперт класслы УЗИ аппараты, ФГДС, хирургия өчен лапароскопия, физиотерапия инструментлары... Мөслимгә чиктәш булган Актаныш, Минзәлә районнары авыллары халкы да оф­тальмологка, хирургка күре­нергә бирегә килә икән. Медицина иминияте полисы булган беркемне дә кире бор­мыйлар. Районда, яшь хирург Рамил Хәйретди­нов­тан бик уңдык, дип сөйлиләр. Хатыны Татьяна участок терапевты булып эшли, ике бала үстерәләр. Алар яшь бел­гечләр өчен исәпләнелгән “Авыл табибы” программасы буенча 2014 елда Мөслимгә Әлмәттән килеп урнашканнар. Икесенә дә миллионышар сум акча бирелгән. Әл­мәткә кадәр Башкортстан якларында эшләгәннәр. Яшь гаилә Мөслимдә йорт сатып алган, исәпләре – биредә төп­ләнеп калу. Рамилнең ата-бабалары чыгышы белән шушы җирлектән. Мөслим халкы Рамилнең кулы җиңел икәнен тиз сизеп алган: сукыр эчәккә, үт куыгына, бү­сергә операция ясатасы булганда үзләренең хирургы янына бара. “Программа буенча биш елга килешү төзе­дек. Өч ел эшләдек инде, ике ел калды. Килешү вакыты чыккач та китәргә җыенмый­быз. Безгә Мөслим дә, йортыбыз да, мондагы мөнәсәбәт тә ошый. Өч ел эчендә район яхшы якка үзгәрде”, – ди Рамил Хәйретдинов. Хастаханәнең баш табибы Рамил Морзаханов әйтү­енчә, “Авыл табибы” программасы буенча районга кайтучылар арасында калучылар да, китүчеләр дә, китәргә теләүчеләр дә бар. Яшерен-батырын түгел, кайбер белгеч программа төгәл­ләнүен көннәрне, сәгатьләр­не санап көтеп тора. “Бергә җыеп та, һәрберсе белән аерым да сөйләштем. Үз тормышларын авыл белән бәй­ләргә теләмәгәч, кайтканда ук китү максатын күздә тоткач, нишләтәсең инде. Акча дип түгел, эшлим дип кил­сеннәр иде дә бит... Шәһәрдә дә әллә нәрсә юк, кайда да эшләргә кирәк. Район башлыгы да, булышабыз, бушка җир кишәрлеге дә бирәбез, дип тора. Хакимияттәге­ләр­нең ярдәме зур, алар табиб­ларны калдыру яклы”, – ди баш табиб. Шулай да, “Авыл табибы” программасы өчен бик рәхмәтле Рамил Морзаханов. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, сүзен дәлилләп тә күрсәтте. “Дүрт-биш ел эчендә Мөслимгә байтак белгеч кайтты. Аларсыз нишләр идек? Бүген кырык бер табибның уналтысы – яшьләр. Бу программа эш­ләүдән туктаса, тагын белгеч­ләребезнең яртысын югалтабыз дигән сүз. Авыл табиб­ларының хезмәт хакын арттырсалар, тагын да яхшырак булыр иде”, – ди Рамил Әзһә­рович. Баш табиб үзе дә районга урау юллар аша кайтып төпләнгән. Берара Казанда да эшләп алган. Аннары Мөслим ягы үзенә тарткан.
Фәния Арсланова
 

Җырчылар ягы

  Аларның һәрбер чыгышында – якташларының холык-фигыле, үткәне, хәтта табигате чагыла. Менә шуңа күрә “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбленең һәрбер концерты Мөслимдә генә түгел, тирә-якта вакыйгага әйләнә. Хәер, хәзер “Ык буйлары”н Чиләбедә дә сагыналар. Ансамбль биредә бәйгедә катнашып, җиңү яулап кайткан икән. 3-4 Ә бит алар оешканга нибары өч кенә ел үткән. Халык мәхәббәтен шулай тиз яулауларын ансамбль җи­тәкчесе, районның мәдә­ният бүлеге башлыгы Ирек Салихҗанов бик гади аң­лата: – Һәрбер районның үзен­чәлеге бар. Бер якта биергә һәвәсләр, икен­че­сендә кул эшләренә, ә бездә халык җыр­ларга, театр уйнарга яра­та. Бүген район­ның 49 клубында  театр бар, алар­ның һәрберсе елына берни­чә спектакль әзерли. Күрше авылларга йөреп спектакль күрсәтү, концерт кую ди­сең­ме, уртак бәйрәм­нәр оештырумы – бездә барысы да бер тында үтә. Кайбер як­ларда, чарасын да әзерлибез, клубка халыкны китереп булмый, диләр. Бездә кире­сенчә. Халыкны сыйдырып бетереп булмый. Шул ук вакытта чит­тән берәр коллектив килсә, зал җыя алмый изаланалар. Үзеңнеке – үзәктә шул. Якташларны үз итеп карыйлар, үсендерә беләләр бездә. Үзешчән сәнгатьнең тернәк­ләнеп китүендә дә әллә ни хикмәт юк. Берзаман халык телевизордан сериал карарга хирысланган иде, аннары башы-аягы белән интернетка чумды. Хәзер виртуаль дөньядан ару сизелә, Аллага шөкер, халык янә чын тормышка омтыла. Җыр буенча авыллар үзара ярыша да икән биредә. Элек шушы бәйгедә җиңүчеләр район үзәгендә концерт оештыра торган булганнар. Бәйге халыкны шулкадәр шомарткан ки, һәр авыл тулы бер тамаша әзерли башлаган. Хәзер һәрбер авыл Мөслимдә аерым-аерым концерт куя башлаган. Дөрес, беренче елларны тамашачы әллә ни күп булмаган. Ярты зал тулса, сөенә идек, ди мәдәният бүлеге башлыгы. Хәзер исә басып торырга урын юк икән. Әлеге концертларга билет алып керәсе. Мөгаен, аз булса да, түләү кертү дә тамашаның абруен күтәр­гәндер. Бушлайның ­ка­дере юк, дип тикмәгә генә әйт­миләр бит инде. “Ык буйлары” ансам­блендә иң яшь солистка – 18, өлкәненә 40 яшь икән. Тагын да яшьрәкләрне тартырга дигән максатлары да бар. Репертуарында күбрәк халык җырлары, туган як турындагы әсәрләр. Авыл­ларның концерт белән ки­лүе дә ансамбльгә җим бирә. Шул авылга гына хас үзен­чәлекле яисә онытылган җырлар калкып чыга, ди Ирек Фаяз улы. Андый җәү­һәрләр күренә икән, шундук эләктереп алалар.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев