Татар матбугаты
Милләтне театр гына коткара алмый (ӘҢГӘМӘ)
Россиянең авангард режиссерларының берсе Сергей Потапов “Нәүрүз” фестивалендә дә аерылып торды. Шулай килеп чыккан, төрки театрлар үзләре дә белмәстән, фестивальгә аның дүрт спектаклен алып килгән. Режиссер үзен А.Чеховка чапан кидерүче, рухлар белән аралашучы, ихлас һәм ялкау кешеләрнең берсе дип саный. Ә менә төрки театрлар турында ул нәрсә уйлый? Бу хакта без әңгәмә барышында белдек.
– Сезнең өчен “Нәүрүз”дә иң шаккатырганы нәрсә булды?
– Мине ялкау режиссер дип йөртәләр икән. Ишеткәч, шаккаттым инде. Аннары сәбәбен ачыкладым. Артык тиз эшлим икән. Театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевскийга эш темпымны әйткән идем, ул тизлекне ялкаулык белән тиңләгән. Ә миңа җәһәтлек, кызулык ошый. Тизлек актерларның потенциалын ачарга да ярдәм итә. Алар куркак бит, үз мөмкинлекләрен белеп бетермиләр. Станиславский да спектакльне өч көндә куйган, аннары бер ел репетицияләр үткәргән. Ә мин өч көндә куям, өч көн репетиция үткәрәм.
– Шулай эшләнгән спектакльләр арасында үзегезгә ошап бетмәгәне, чиле-пешлесе бармы?
– Берсен дә яхшы дип мактый, начар дип талкый алмыйм. Алар – минем балаларым, барысы да якын.
– Үзегезне ялланган режиссер дип атыйсыз, күп йөрисез, күп куясыз. Моның яхшы яклары да, тискәресе дә бардыр.
– Саха (Якутия) дәүләт театрында эшлим. Дөрес, баш режиссер түгел, шуңа күрә төрле театрларның чакыруын кабул итәргә вакытым бар. Бу тәҗрибә туплау да, мөмкинлекләрне ачу да. Сәламәтлек булганда йөрим әле. Бәлки картайгач, бер спектакльне биш ел әзерләрмен. Бездә дәүләт театрлары гына бар, сездәге кебек шәхси театрлар юк. Дәүләтнеке дә җитә дип исәплим мин. Бер кечкенә шәһәрдә дистәгә якын театр булсын әле! Бу театрлар олысларны (районнарны) да онытмый. Яңа елдан соң артистлар төркемнәре айлар буена гастрольгә чыгып китә. Халык театрны ярата бездә. Һәрбер олыста халык театры бар, алар эпослар куярга ярата. Тамаша авылның бөтен халкын җәлеп итә, уртак уен, уртак биюләргә әверелә. Шуңа күрә Якутиядә театрлар ничек тамашачыны җәлеп итәргә дип баш ватмый. Халык театрга үзе килә.
– Чеховка чапан кидердем дидегез, бу нәрсә дигән сүз?
– Казахстан музыкаль театрында Чеховның “Чия бакчасы”н куйдым. Башта актерлар урысча уйнарга җыенган иде. Юк, җегетләр, болай булмый, дидем. Сездә чия бакчалары бармы, дим. Бар, диләр. Ә менә драматург сурәтләгән вакыйга монда кабатлана аламы, дим. Әйе, диләр. Соң, әйдәгез, эчтәлекне казах җирлегенә күчерик, дим. Шулай итеп Чехов каһарманнары казах исемнәрен алды, казахча сөйли, казахча яши башлады. Һәм бу табигый да. Французлар шушы әсәргә алынса, ул французча килеп чыгар иде. Безгә бит теләсә нинди җирлектә, теләсә нинди вакыйгада үзебез булып калырга кирәк. Башкача ул тамашачыны ышандырмаячак.
– Cезнең һәрбер спектаклегездә әкият чалымнары бар.
– Тормышыбыз да тоташ әкияттән тора бит. Һәр көнне тирәбездә булган рухлар белән аралашабыз. Кеше моңа әһәмият биреп бетерми. Әкият чалымнары бар, килешәм, ләкин миндә беркайчан да һәйкәлләр, үле күренешләр юк. Спектакль җанлы, көтелмәгәнчә булырга тиеш. Тамашачының да кызыксынучан, тере булуын телим.
– Сез күбрәк театр режиссерымы, киноныкымы?
– Театр минем барлыгым, ә кино – хобби. Киноны бик яратам, фильмнар төшергәнем дә бар. Ләкин бу сәнгатьне өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Ишеткәнсездер, Якутиядә хәзер кино сәнгате күтәрелеп килә. Чынлыкта бит бу хәрәкәт миннән башланды. Моннан ун ел элек беренче картинаны төшердем, ул агай-энеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында иде. Шушы кинода берничә буын үсеп чыкты. Шуннан кино төшерә башладылар. Минем кибек, бер тиенсез, кино булсын, аякка бассын дип кайгыртучылар башы-аягы белән яңа сәнгатькә чумды. Шулай да мин әле үз киномны, чын киноны төшердем дип уйламыйм.
– Төрки театрлар белән еш хезмәттәшлек итәсез. Аларның уртак проблемаларын ачыкламадыгызмы?
– Алар бер-берсенә бик охшаган. Ләкин театр урнашкан җирлек кечерәк булган саен комплекслар да арта бара. Мәсәлән, кечкенә шәһәрләрдә тәҗрибәләргә сак карыйлар, актерлар характерлы рольләр уйнаудан куркалар. Кеше ни дияр, ди алар. Алтайның бер театрында миңа ирләр бер якта, хатыннар икенче якта гына уйнарга тиеш дип кисәтү ясадылар. Дуслар, театрда теләсә нәрсә эшләргә ярый, дим аларга. Чак кына бәхәс чыкмады. Казахстанда, мәсәлән, без – мөселманнар, сәхнәдә бөтен нәрсәне дә күрсәтә алмыйбыз, диделәр. Мин исә мондый чикләүләр театр үсешенә зыян сала дип исәплим. Театрда иң куркак кеше актер түгел, ә директор. Ул, бу режиссер иҗат дип шашына, тамашачы киләме, юкмы – анда аның гаме юк, дип уйлый. Тамашачы – театрның яшәү чыганагы. Шунлыктан режиссер, иң беренче чиратта, тамашачыны уйлый. Тамашачыны исә ихласлык белән генә җәлеп итеп була. Миңа калса, театрга бөтен нәрсә килешә. Порнографиядән кала, билгеле. Сәхнәгә порнографияне менгезергә ярамый. Бу – бик арзанлы алым.
– Сез кичә, якутлар башка төрки халыклардан телен, денен, үз йөзен саклап калуы белән аерыла, дип әйттегез. Моңа ничек ирешә алдыгыз?
– Якутиядә мәктәптә якутча укып була. Телевизор кабызсаң, якутча тапшырулар, кино бара, бездә китап чыгаруның бернинди проблемасы юк. Моның сере бик гади: Якутия бик еракта урнашкан. Ул Россиядән аерым яши кебек. Төркиләрнең гореф-гадәт, йолалары, әйтерсең лә, бездә консервацияләнгән. Бездә рус телен белмәү – табигый. Менә мин дә ГИТИСка укырга кергәндә русча белми идем, курсташлар белән ишарәләр ярдәмендә аралаштым. Күбрәк русча китаплар укырга куштылар. Укыдым, телне өйрәндем, әмма калебемдәге якутча җуелмады. Русчага өйрәнеп, үз телләрен онытучылар да бар. Якутларга бу кагылмый.
– Ә башка төрки халыкларга?
– Йотылу, юкка чыгу котылгысыз кебек тоела миңа. Мин бу процессны ничек туктатырга икәнлеген белмим. Театрлар телнең иң соңгы бастионы дип санасам да, милләтне ул гына коткара алмый. Түрәләрнең милләтне кайгыртуы кирәк. Тик түрәләргә үз асылларыннан ваз кичү хас бугай.
– Сәхнәдә нинди күренеш ачуыгызны чыгара?
– Артык җете, провокацион күренешләрне өнәмим. Ул тамашачының да нервысында уйный. Ахыр чиктә кеше спектакльнең тулаем эчтәлеген аңлый алмыйча кала.
– Казанда кәефегезне нәрсә күтәрде?
– Татарлар ачык йөзле, ярдәмчел. Ләкин безне һаман да ниндидер бер экзотик халык дип кабул итәләр. Якут дисәң, о, боланнар, диләр. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә боланны беренче тапкыр егерме яшьтән узгач кына күрдем. Әйе, без – табигать балалары. Табигать белән элемтәне сакларга, аннан көч алырга тырышабыз. Бездә әле дә яланга чыгып кояшка баш ияләр. Башка бер генә төрки халыкта да бу сакланмаган. Шул ук вакытта безне цивилизация дә әйләнеп узмаган.
– Эшкә керешер алдыннан берәр йола үткәрәсезме?
– Без – тәңречеләр бит. Бөтен эш йола белән башлана, чистарыну белән тәмамлана. Сәхнәдән чыккач, чистарынырга кирәк. Әйтик, бер спектакльдән соң минем бөтенләй хәлем калмады. Чөнки ул үлем турында иде. Үлем образы исәннәрнең көчен ала. Шуңа чистарындык. Кайчак мистик спектакльләр куярга куркалар да. Ләкин курыксаң, бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Үз сүзең, эшең, гамәлең өчен җавап бирә белергә кирәк. Җавап бирә алсаң, бар да яхшы була.
– “Нәүрүз”дә Сезнең төрле театрларда куйган дүрт спектаклегезне карадык. Бу сөйләшенеп эшләнгән эшме?
– Кайсы театрның нинди спектакль алып киләсен белмәдем. Күп эшлим һәм күпчелек театрлар мин куйган әсәрләргә тукталган булып чыкты. Минем өчен дә бу – көтелмәгән хәл. Бәлки әле Татарстан театрларына да чакыру алырмын. Минзәләдә “Иблис” әсәрен куям, анысы расланган инде. Тагын бер театр белән сөйләшү бара.
– Хыялыгыз бармы?
– Үлемсез буласым, дөньядагы бөтен телләрне беләсем һәм бу дөньяның юкка чыгуын үз күзләрем белән күрәсем килә. Кояштан яратылдык, кояш безне йотачак та.
– Күп телләрне белер өчен укырга кирәк. Сез китап укырга яратасызмы?
– Соңгы вакытта китап укырга вакытым да юк. Эш буенча кирәкле материалны гына карыйм. Укырга кирәк, ләкин мин ялкау бит.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев