Татар матбугаты
Милләтне хәтер саклый...
24-25 март көннәрендә Казанда БТК башкарма комитеты каршында Бөтенроссия татар төбәкләрен өйрәнүчеләр җәмгыятен оештыру корылтае булды.Әлеге ике көндә иң еш кабатланган гыйбарә, мөгаен, Алтын Урда атамасы булгандыр. Моңа корылтайның беренче көнендә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән “Дөнья тарихында Алтын Урда” китабын тәкъдим итү дә тәэсир итте, билгеле.
Әлеге хезмәт апрель башында Англиянең Оксфорд университетында Европа җәмәгатьчелегенә җиткереләчәк. “Татар тарихын, Алтын Урда тарихын, ниһаять, үзебез яза башладык. Мондый китап Казанда беренче тапкыр чыга. Әлеге хезмәттә нигездә татар карашы. Мәктәпләрдә, вузларда укытыла торган дәреслекләрдә әле безнең тарих юк. Моңарчы Алтын Урда тарихын урыс, Россия тарихы аша гына бәян иттеләр. Бу китап – дөнья тарихына керүебезнең бер юлы. Әле тора-бара бу бөек мәмләкәтнең этник һәм мәдәни мирасы өчен тарткалаш булачак. Әзер булыйк", – дип сөйләде әлеге китапның әһәмияте турында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Әйе, мондый дәгъвалар әледән-әле булып тора. Әйтик, казах, башкорт галимнәре, үзләрендә кабилә атамалары ныграк сакланганга, теге яки бу атамаларны “үзләштерергә” ашыга. “Әмма төбенә төшеп караганда, мең, кыят, боркыт, алчын кебек мәшһүр кабиләләрнең башында татарлар торганы ачыклана”, – ди әлеге уңайдан Д. Исхаков. Югыйсә мондый хәлнең сәбәбе бик гади: башкортлар, казахлар, утрак тормышка шактый соңрак күчкәнгә, кайсы кабилә-ыруга караганлыкларын әле дә хәтерли.
– Безнең тарихны урларга тырышу очраклары күп. Мин бу хакта җирле газеталарда да язгалап торам. Күптән түгел Матвеев дигән берәү, безнең яктагы атамаларны тикшереп, монысы – башкортныкы, монысы – казахныкы, монысы – фарсыныкы, дип язып чыкты. Әйтерсең, бу туфракта бабаларыбыз борынгы гасырлардан бирле яшәми?! – дип ачынып сөйләде әлеге җәһәттән Свердловск өлкәсенең Красноуфимск шәһәреннән килгән Ильяс Хуҗин. Шуның өчен дә корылтайда катнашучылар һәвәскәр тарихчыларны, туган як тарихын язгач, бастырып чыгарганчы, хезмәтнең теоретик өлеше хакында фикер алышу-сөйләшү өчен, тарихчы галимнәр белән элемтәгә керергә чакырды. Тарихчы Нурулла Гариф бу җәһәттә Казандагы академик институтларда рецензияләү үзәге булдырырга тәкъдим итте.
– Тарихи аң тәрбияләү – иң мөһим бурыч. Татарлар каяндыр читтән килмәгән. Без биредә – җирле халык. Тик менә мин Татар энциклопедиясеннән Татар бугазы дигән атаманы тапмадым. Анда да безнең бабаларыбыз яшәгән ләбаса, – дип мәшһүр милләттәшебез, армия генералы Мәхмүт Гәрәев исә беренче чиратта яшь буында милли үзаң, туган җиребез, ватаныбыз белән горурлану хисе тәрбияләүнең зарурлыгын күтәрде. Шөкер, зур хәрәкәткә әйләнеп бара хәзер төбәк тарихын, табигатен өйрәнү эше.
– Конгрессның оешканына 25 ел. Татар төбәкчеләре җәмгыятен оештыруга да чирек гасыр элек тотынасы булган икән. Чөнки төп эшебез – тарих, халыкны агарту. Бу эш – милли, тарихи үзаң тәрбияләүнең иң нәтиҗәле юлы. Аллага шөкер, соң булса да башладык. Мин Татар конгрессы оештырган чараларның кайсында гына катнашмадым. Әмма бу корылтай, төбәкчеләр корылтае – минем өчен иң сөенечлесе. Чөнки монда җыелган кешеләр – минем кебек үк милләтнең җанатарлары. Алар, әҗерен көтмичә, милләт тарихын язучылар. Башларына “сугып” торалар, шуңа карамастан язып торалар. Татар бугазында Татарстан байрагын күтәрдем. Инде Куликово кырында мәчет салдырасым гына калды, – дип язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова күңел түрендәге хыялы белән уртаклашты. Әйе, язучы ханым дөрес әйтә: авыллар тарихын гына түгел, Болгарда, Алтын Урдада йөздән артык булган татар шәһәрләре, милләттәшләребезне чукындыру, сөргенгә сөрү тарихларын да өйрәнергә, язарга кирәк.
– Чердынь шәһәренә баргач исем китте: ел саен, татарларны мыскыл итеп, фестиваль уздыралар, урамда театр куялар икән. Без боларны да күрергә, үз китабыбызны язып утыру белән генә чикләнмичә, милләтебезне кимсетеп күрсәткән спектакль, китапларны тәнкыйтьләп чыгарга тиешбез. Тарихыбызның шактый зур өлеше Россиянең кечкенә шәһәрләре музейларында, монастырьларда саклана. Әби-бабаларыбызның сандыкларында әллә нәрсәләр бар әле. Аларны да өйрәнегез. Тарихи хезмәт булмаса, булмас: фәнни-популяр, әдәби әсәрләр языгыз. Татарча да, урысча да языгыз. Анда татарлык кычкырып торырга тиеш, – дип тә үгет-нәсихәт бирде Фәүзия ханым төбәкчеләребезгә.
Төбәк тарихын өйрәнүнең тагын бер зур гамәли әһәмияте шунда: әгәр татар авылы тарихы ташка басыла, авылдашлары бу эшне хуплап-күтәреп чыга икән, халык саны алу кампанияләрендә инде беркем дә әлеге төбәктә яшәүчеләрне башка милләткә карата алмаячак (әнә Башкортстанда 1600 татар авылы бар диләр). Менә шушындый кыйммәтле фикерләр яңгыраган бик әһәмиятле чара булды әлеге корылтай. Ахырда корылтайда катнашучылар татар төбәкләре тарихын язу эшен дәүләт күләмендә финанслаштыруны сорап Татарстан Хөкүмәтенә мөрәҗәгать кабул итте, җәмгыятьнең идарә органын, җитәкчеләрен сайлады. Җәмгыять рәисе итеп танылган эшкуар, җәмәгать эшлеклесе Камил Әбләзов, аның урынбасалары итеп тарихчы галимнәр Альберт Борһанов, Илдар Габдерәфыйков, Дамир Исхаков тәгаенләнде.
Рәшит Минһаҗ
Чыганак: http://www.vatantat.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев