Әнгам Атнабаев (1928-1999) - Башкортстанның халык шагыйре. Башкортстанның Тәтешле районы Күрдем авылында туган. 1958 елда аның "Йөрәк белән сөйләшү" дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Алга таба аның җыентыклары бер-бер артлы басыла. Әдип милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырган. Бик күп шигырьләре җырга салынган. Алар бүген дә популяр.
Айдар Галимов: “Әнгам Атнабаевның шундый зирәклеге, шундый гениаль булуына минем исем-акылым китә”
Зөһрә Шәрифуллина: “Әнгам Атнабаев иҗаты 6 яшьтән 60 яшькә кадәр һәрбер кешегә аңлаешлы”
- Мин үзем Әнгам Атнабаев иҗатын бик яратам. “Кара икмәк” шигырен сөйләп үстек, “Акыл чыбыгы”, “Дусларыңны онытма”, “Син китәргә тиеш”, “Яшьлек белән хушлалу” һ.б. шигырьләре күңелгә якын. Мин аның белән шәхсән таныш булмасам да, иҗаты аша аңа гашыйк идем.
Әнгам Атнабаевның иҗаты халыкка бик якын. Үзе дә халыктан чыккан шагыйрь. Аның иҗаты 6 яшьтән 60 яшькә кадәр һәрбер кешегә аңлаешлы. Шигырьләре җырлап тора, шунлыктан бик күпләре җырга салынган. Ул җырлар халык тарафыннан яратып кабул ителде һәм бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.
Җәвит Шакиров: “Әнгам Атнабаев үзенең татарлыгыннан курыкмаган”
- Әнгам Атнабаев үзенең милләте белән горурланып яшәгән, бервакытта да татарлыгыннан курыкмаган. Бу аның иҗатында чагылыш таба. Аның иҗаты бүгенге көн татар дөньясы өчен үрнәк, әлбәттә.
Аның шигърияте бай, җор телле. Нинди генә шигырен алып укысаң да, милләте белән горурланып язганы күренә. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Аның китабы көндәлек куллана торган өстәл китаплары белән рәттән тора.
Мин аның белән үзем таныш түгел идем. Ә хатыным Зөлфиянең студент чагында Әнгам Атнабаев белән әдәби кичәләрдә очрашканы булган. Әлеге хатирәләрне яратып искә алабыз без.
Татар халкының сөекле шагыйре Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына Татар дәүләт филармониясе "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы һәм "Тәртип" радиосы белән берлектә социаль челтәрләрдә #atnabay #атнабай флешмобын башлап җибәрде. Флешмоб әле дә бара. #атнабай флешмобында Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Кадим Нуруллин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ, Равил Галиев һ.б артистлар катнашты. Шулай ук флешмобка Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина, җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева, Башкортстаннан мәктәп укучылары да кушылды.
https://www.youtube.com/watch?v=ND78YtSFcnE
Нет комментариев