Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Милексез түрәләр

Татарстан түрәләре 2016 елда еллык керемнәре турында мәгълүмат җиткерүен дәвам иттерә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел 7,5 миллион сум акча эшлә­гән. Чагыштыру өчен: республика башлыгы 2014 елда – 11,8, 2015 елда 6 миллион сум керем алган. Гаилә казнасын хәләл җефете Гөл­синә Миң­неханова сизелерлек баеткан. Былтыр ул 2,35 миллиард сум акча эшләгән. Татарстан Президентының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге сумманың 2,2 миллиард сумы бизнесының бер өлешен сатудан алган ке­ремгә туры килә. Гөлсинә ханым узган елның апре­лендә “Лучано” ҖЧҖнең устав капиталының 49 процентын Кипрда теркәлгән оешмага саткан. Республика башлыгы­ның бернинди мил­ке дә юк. Хатынының исә йорты, ике җир кишәрлеге, кунак йорты һәм фатиры бар. Боларга тагын Берләш­кән Гарәп Әмир­лекләрендә урнашкан 222 квадрат метр­лы фатирны да өстәргә кирәк. Татарстан Премьер-ми­нистры Алексей Песошин тәүге тапкыр яңа вазыйфада хисап тоткан. Билгеле булганча, ул Хөкүмәт җитәкчесе итеп быелның апрелендә расланды. Былтыр Алексей Песошин Премьер-министр урынбасары буларак 4,3 миллион сум акча эшләгән. Тормыш иптәше Лариса ханым гаилә казнасын тагын 1,2 миллион сумга баеткан. Алексей Песошинның кү­чем­сез милеге юк, хатыны­ның исә ике җир кишәрлеге, йорты һәм фатиры бар. Тран­спорт чараларыннан Премь­ер-министрда көймә һәм көй­мә моторы исәп­ләнә. Республика Хөкүмәте вә­килләре арасында берен­челек – гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәл­ләр министры Рәфис Хәби­бул­лин гаиләсе кулында. Былтыр министр 3,3 миллион сум акча эш­ләгән. Ә аның тормыш ип­тә­ше, нотариус булып эш­ләү­че ханым, ел дәва­мын­да 41 миллион сум керем алган. Рә­фис Хәбибул­лин исе­менә бер­ни дә тер­кәлмәгән. Тормыш ип­тә­шенең исә милке шактый. Шул исәптән, “Porsche” автомобиле, өч фатиры, йорты һәм өч җир кишәрлеге бар. Икенче урында – сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Ольга Редько. Узган ел тормыш иптәше бе­лән икесенә алар 16 миллион сум акча эшләп тапкан. Беренче өчлеккә сәламәт­лек сак­лау министры Гадел Вафин да эләккән. Тормыш ип­тәше белән икесенә алар 10,1 миллион сум акча эш­ләгән. Министр хатыны, күп балалы әни тик утыра торганнардан түгел. Былтыр ул 7,8 миллион сум керем алган, “Audi” ав­томобилен­нән “Mercedes-Benz”ка кү­чеп утырган. 2015 елда 29 миллион сум керем алган сә­нәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов былтыр нибары 6,8 миллион сум акча эшләгән. Яшьләр эш­ләре һәм спорт министры Владимир Леонов та 17,9 урынына 3 миллион сум керем алган. Хакимият вәкил­ләре арасында исем­лек­нең иң соңгы баскычында – архив эшләре буенча дәү­ләт комитеты рәисе Ирада Әюпова. Ул былтыр 2,5 миллион сум акча эшләгән. Җи­тәкче хатын-кызның бернинди милке юк. Берәүләр акча белән шак­катырган арада, төзе­леш, архитектура һәм ТКХ ми­нистры Ирек Фәйзуллин хезмәттәш­лә­рен шәхси транспорт чарасы белән уз­дырган. Аның очкычы бар! Федераль дәрәҗәдәге тү­рәләр һәм Татарстан Дәү­ләт Советы депутатларының кереме хакында да билгеле. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2016 елда 11,3 миллион сум акча эшләгән. Россия Хөкү­мәте Рәисе Дмитрий Медведев былтыр 8,5 миллион сум керем алса, ил Президенты Владимир Путин аннан бераз күбрәк – 8,8 миллион сум акча эшләгән.
Эльвира Вәлиева, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев