“Мәүлид”нең асылы һәм бераз тарих
«Мәүлид» сүзе туу дип тәрҗемә ителә. Мәүлид көне – рабигүл әүвәл аеның уникенче көне. Ул көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйһи вә сәлләм туган. Аның бу дөньяга килүе – Аллаһның олуг бүләге.
Рабигуль-әүвәл аенда мөселманнар күркәм мәҗлесләрдә җыелып, Пәйгамбәребез с.г.в.нең яшәү рәвеше, әхлагы турындагы аять-хәдисләрне укыйлар, салаватлар әйтәләр, догалар кылалар. Мәүлидне (Пәйгамбәребез с.г.в.нең туган көненә багышланган мәҗлес) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез с.г.в.нең бик сөйгән һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид мәҗлесләрендә төрле ризыкларлар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә. Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме?Әйе, моның дөреслегенә дәлилләр бик күп. Мәүлид ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать, чөнки Аллаһның расүле с.г.в. һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән, дип әйтәләр. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми.
- Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең тормышы турында сөйләргә, ишетергә ихтыяҗ булмаган, чөнки Пәйгамбәребез с.г.в.нең тарафдарлары аны һәркөнне күргәннәр һәм һәрвакыт аның янында булганнар. Бер тапкыр Аллаһның илчесе с.г.в. Гомәр бин Хаттабтан (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) сораган: «Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?» – дигән. Сәхабә: «Алдан үземне, аннары сине, йә, Расүлаллаһ», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Йә, Гомәр, синең иманың зәгыйфь», – дигән. “Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!” – дигән сәхабә. “Менә хәзер инде синең иманың көчле”, – дип җавап биргән Пәйгамбәребез с.г.в.
- Ибн Хишам Аллаһның расүле с.г.в.нең тормышы турындагы китабында: сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в.не шулкадәр нык яратканнар ки, хәтта азан эчендәге “Мөхәммәд Расүлаллаһ” сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре Пәйгамбәребез с.г.в.гә карата мәхәббәт белән тула һәм алар елый башлыйлар иде, ди. Расүлаллаһ с.г.в.нең вафатыннан соң һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган Билал (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында азанны дәвам итә алмады. Безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гади кеше булмаган бит, ул – бөтен мәхлуклар, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһы Тәгаләнең сайланган илчесе. Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребезне мактап: «Хакыйкатьтә, син — югары әхлак иясе», — дигән («Каләм» сүрәсе, 4нче аять).
- Мәүлид мәҗлесләрендә без сөекле Пәйгамбәребез с.г.в. турында белемнәребезне, аңа карата мәхәббәтебезне арттырабыз. Шулай итеп Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз.
- Пәйгамбәребез с.г.в. туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Аллаһның расүле с.г.в.нән сорадылар: “Йә Расүлаллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз?” – диделәр. Ә ул үз җавабында: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән (Мөслим). Белгәнебезчә, ураза тоту – ул Ислам терәкләренең берсе. Моннан күренә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән.
قُلْ إِن كُنتُمْ تُحِبُّونَ اللّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللّهُ
وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ وَاللّهُ غَفُورٌ رَّحِيمٌ
“Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, әйт: «Әгәр Аллаһны сөяр булсагыз, миңа иярегез, иярсәгез Аллаһ сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар», – дигән (“Гыймран” сүрәсе, 31нче аят).
«Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер...”Салават – ул Пәйгамбәребезгә Аллаһның рәхмәтен һәм бәрәкәтен теләү, ягъни аның өчен дога кылу. Салават әйтү – Аллаһның әмере.
إِنَّ اللَّهَ وَمَلَائِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا
"Шик юктыр ки, Аллаһ та, фәрештәләре дә Пәйгамбәргә күп салаватлар әйтәләр. Әй, иман китергән адәмнәр, сез дә аңа салават әйтегез һәм сәламнәр күндерегез” (“Әхзаб” сүрәсе, 56 аять). Пәйгамбәребез с.г.в. салават әйтүнең фазыйләтләре турында болай дигән: «Кем миңа бер салават әйтсә, Аллаһ аңа ун салават әйтер, аның ун хатасын гафу итәр һәм ун дәрәҗәгә ирештерер» (Насаи). Түбәндәге салаватларны әйтергә мөмкин:- Аллаһүммә салли галә рухи саййидинә Мүхәммәдин фи-л-әрвах, үә-салли галә җәсади саййидинә Мүхәммәдин фи-л-әҗсад үә-салли галә кабри саййидинә Мүхәммәдин фи-л-кубур үә-галә алиһи үә-сахбихи үә-сәллим.
- Аллаһүммә салли галә саййидинә Мүхәммәдин фи-л-әввәлина үә-л-ахырина үә-фи-л-мала и-л-галә илә йәүми-д-дин.
- Аллаһүммә салли галә Мүхәммәдив-үә-галә али Мүхәммәдив-үә-хдини мин гиндикә үә-афды галәййә мин фадликә үә-ншур галәййә мир-рахмәтикә үә әнзил галәййә бәракәтик.
- Аллаһүммә салли афдала салаватикә галә әсгади махлукатикә сәййидинә үә мәүләнә Мүхәммәдин нәбиййи-л-умми, үә галә алихи үә-сахбихи үә-сәллим адада мәглуматика үә-мидада кәлимәтикә куллиха ма закарака-з-закирун үә-гафала ан зикрика-л-гафилун.
- Мәвлә йә салли үә-сәллим дә имән әбәдән галә хәбибикә хайри-л-халкы куллихим.
Татарча Мәүлидләр язу - электән килгән гадәт
Укылырса Мәүлиддә махсус касыйдә һәр заман, Ул рәсүлнең рухы хуш-нуд булачактыр бел, фәлән.Фәнни әдәбиятта Пәйгамбәребез с.г.в. турындагы беренче шигъри әсәрләрне (мәүлиден-нәби) төрки шагыйрьләр иҗат иткән дип санала. Рәсәй мөселманнары арасында төрек шагыйре Сөләйман Чәләбинең Мөхәммәд с.г.в.гә багышланган “Вәсиләтүн-нәҗәт” исемле поэмасы (1409 ел) халык арасында киң таралган булган. Әлеге поэма 1917 елга кадәр Казанда 6 тапкыр нәшер ителгән. Татар телендә дә мәүлидләр язылган. Бу әсәрләрне шагыйрьләр генә түгел, ә мәдрәсәдәге остаз һәм шәкертләр дә иҗат иткән. Мәсәлән, Казанда 1861 елда “Мәүлиден-нәби” (Хәзрәти расүлнең дөньяга килгәнен һәм дөньядан күчкәнен бәян иткән мөбәрәк китаптыр) дип исемләнгән шигъри әсәр бастырылган. Бу әсәрләрне бик матур итеп көйләп укыганнар. ХХ гасыр башында татар телендә иҗат ителгән мәүлид касыйдәсендә шундый юллар бар:
Нет комментариев