Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә һәр шимбәдә татар теле дәресләре үткәрелә

Мәскәү шәһәрендә татар теле дәресләрен үткәрүче “Умарта” мәктәбе февраль аенда яңа төркем җыйды. Тел мәктәбенең җитәкчесе Лилиана Сафина курслар турында: “Быелгы уку елында бу инде дүртенче төркем. Әлегә 25 кеше язылды, бу сан тулыланачак, дип уйлыйм. Гадәттә, февральдә безнең ел да 25-30 кеше килә, ә уку елы башында, октябрьдәге 100 ләп кеше җыела. Февральдәге төркемгә бигрәк тә татар телен бөтенләй белмәүчеләрне чакырдык”, – ди. Лилиана татар телен интернеттан “Skype” аша да өйрәтә. Бу очракта чит төбәкләрдән мөрәҗәгать итәләр, хәзерге вакытта Казахстаннан укучылар бар. Телне өйрәнү өчен яшь чиге юк, дигән фикердә “Умарта”ның җитәкчесе: “17 яшьлек мәктәп укучылары да, лаеклы ялга чыккан апалар һәм абыйлар да дәрескә кызыксынып йөри. Тумышы белән Арчадан, әмма рус авылында туып үскәнгә телне белмәгән бер апа бар. Бер ел буе укыды да шул кадәр өйрәнеп китте: презентацияләр ясый, текстлар өйрәнә. Телне өйрәнергә теләгән кешеләргә мөмкинчелекләр бар. “Умарта”да балалар өчен аерым төркем эшләп килә. Укыту уен формасында оештырыла: балалар җырлый, бии, шигырьләр сөйли, уйный”, – ди Лилиана. “Умарта”да аена бер тапкыр сөйләшү түгәрәге үткәрелә. Лилиана сөйләшү клубы “Тел бистәсе” дип атала башлавын искәртә: “Түгәрәк айга бер уздырыла, анда теләсә кем килә ала, әмма бер шарт бар: без бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Аралашыр өчен сүзлекләр бар, тик рус телен кулланырга ярамый. Кешене татарча уйларга этәрү безнең максатыбыз. Кагыйдәне бозган очракта кеше җәза буларак алдан әзерләп куйган җырны җырлый, шигырьне сөйли, яисә мәкаль әйтә”, – ди.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев