Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Динә Гарипованың концерты узачак

7 октябрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда Динә Гарипова зур концерт куячак. Башкаручы сүзләренә караганда, ул «бик яхшы музыкантлар белән» яңа иҗади проект әзерли. «Дуслар! Сезнең белән шатлыгымны уртаклашырга ашыгам! Элек куйган концертымнан соң байтак вакыт узды, һәм мин сезнең белән күрешү өчен яңа программа әзерләргә кирәк дип уйладым. Бу гади генә концерт түгел, сез күптәннән таныш булган бик яхшы музыкантлар белән яңа иҗади проект», – диеләгән җырчының Instagram аккаунтындагы хәбәрендә. Сергей Жилин белән бергә әзерләнгән концерт «Неслучайное совпадение» дип аталачак. «2017 елның 7 октябрендә (шимбә) Дәүләт Кремль сараенда @statekremlinpalace безнең Сергей Жилин һәм "Фонограф-Симфо-Джаз" оркестры @fonograf_jazz белән берлектә "Неслучайное совпадение" концерты булачак!! Без сезне чакырабыз!» – дип игълан биргән Гарипова.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев