Татар матбугаты
Мәскәүдән нинди җавап көтәргә?
Күзләр Мәскәүгә төбәлгән. 11 июльдә Дәүләт Советы утырышында депутатлар, федераль үзәк белән Татарстан арасындагы Шартнамәнең вакытын озайтуны сорап, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать юллады. Мәскәүдән нинди җавап көтәргә, хатның файдасы булырмы, Шартнамәне нинди язмыш көтә? “ВТ” белгечләр ярдәме белән әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Федераль үзәктә дә, Татарстанның үзендә дә төрле фикерләр яңгырый. Мәскәүдә бу Шартнамә озайтылмаячак дигән имеш-мимешләр таралса, Татарстанда нигә кирәк бу документ дип көлемсерәп караучылар да юк түгел. 1992 елда кабул ителгән Татарстан Конституциясенең беренче маддәсендә үк мондый юллар бар: “Татарстан – Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм “Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында” Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт”. Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр Шартнамә нигезендә алып барыла, дип акка кара белән язылган. Татарстан Конституциясенең 123 нче маддәсенә дә күз салыйк. Анда: “Татарстан Конституциясенең 1 нче маддәсендәге нигезләмәне бары референдум аша гына үзгәртеп була”, – дип әйтелгән. Кыска гына итеп әйткәндә, бу Шартнамәнең мөһимлеген күрсәтә. Телибезме-юкмы, әмма Казан белән Мәскәү арасындагы мөнәсәбәтләрнең хокукый нигезләре хәл ителергә тиеш. Шуңа күрә Татарстан депутатлары аерым комиссия төзүне сорый да.
Сүз уңаеннан, депутатларның мөрәҗәгать белән чыгуы үзе үк – игътибарга лаек вакыйга. Бүген бары Татарстан гына Россиянең унитар яки монархияле түгел, ә федератив дәүләт икәнен исбатларга тырыша. Искә төшереп карагыз әле: соңгы елларда кайсы төбәкнең депутатлары федераль үзәккә Конституцияне бозмагыз, без федератив дәүләттә яшибез, дип чыгыш ясаганы бар? Хакимият вертикале шартларында Татарстан парламенты депутатларының бердәм булып сәяси белдерү ясавы үзе үк – кыю адым. Мәскәү исә әлегә дәшми. Россия Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Дмитрий Песков, Кремль Татарстан белән федераль үзәк арасындагы вәкаләтләрне бүлешү килешүен озайту мәсьәләсенә үз карашын җиткерәчәк, дип кенә әйтте. “Әлеге мәсьәләгә карата позиция формалашачак һәм ул тиешле рәвештә җиткереләчәк“, – диде.
Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов: “Сорамаган балага имезлек каптырмыйлар, Шартнамәне яулап алырга кирәк”, – ди һәм бу мәсьәләнең уңай чишелеше табылуга ышана. Ул Шартнамәне “илнең федерализм юлында булуының чагылышы, республика икътисадына, инвестицияләр кертүгә дә уңай йогынты ясаучы һәм шулай ук сайлауларга да тәэсире булган документ” дип бәяли. “Күптән кирәк иде мондый белдерү! Күпме дәшмичә утырырга була?! Әлбәттә, иртәрәк кымшансалар, хәерлерәк булыр иде. Әмма хәзер дә соң түгел, – ди Рафаэль Хәкимов. – Бу хәлләр ничек тәмамланасын белмим, әмма уңай нәтиҗәгә ирешербез дип өметләнәм. Мәскәү дәшми иде, чөнки Татарстан ягыннан да берни ишетелмәде. Еламаган балага имезлек бирмиләр. Бу очракта да федераль үзәк Татарстан нишләр, нәрсә әйтер дип көтте. Республика тарафыннан адым ясалды, хәзер чират – Мәскәүдә. 2007 елда имзаланган Шартнамәне озайтудан бернинди дә куркыныч күрмим. Ул бит закон нигезендә эшләнде. Моңа кадәр федераль үзәк бернинди дә дәгъва белдермәде, уңышлы эшләдек. Дөньякүләм тәҗрибә шуны күрсәтә: теге яки бу як килешүне өзәм дип әйтми икән, димәк, ул документ эшләвен дәвам иттерә. Ни өчен Путинның үзенә яздылармы? Чөнки Россиядә аннан башка берни дә хәл ителми. РФ Дәүләт Думасына ул кызык түгел, аларга тегеләй ни, болай ни – барыбер. Путин ничек әйтә – шулай булачак”.
Рафаэль Хәкимов киләсе елда Россия Президены сайлавы буласын да истән чыгармаска киңәш итә. “Мәскәүнең төп игътибары әнә шул вакыйгага төбәлгән. Ул вакытка кадәр тискәре адымнар ясалмас дип уйлыйм. Бу дөрес тә түгел. Халык дәшми, дулап урамга чыкмый, әмма аларның күңелендә ризасызлык артырга мөмкин. Ә бу кемгә кирәк? Федераль үзәктә Шартнамәне озайтырга теләмәгән көчләр бар. Монархия, империя турында хыялланучы сәясәтчеләр җитәрлек. Ник Татарстан гына кашка тәкәсе булмакчы, ник аңа аерым статус бирергә кирәк, диләр. Әмма Татарстан үз халкы гына түгел, читтә яшәүче татарлар өчен дә җаваплы. Аларның татар теле, мәдәниятен саклау – Татарстан бурычы. Төбәкләрдә милли тормыш бара икән, монысына да Татарстанның аерым статуслы булуы аркасында ирешелә, – дип фикер йөртә Хәкимов. – Әле бит мәсьәләнең икътисадый ягы да бар. Без мөстәкыйль яшәргә өйрәнгән. Үзебезнең икътисадый юлыбыз бар, шуның ярдәмендә үсешкә ирештек. Нәтиҗәле эшли алуыбызны исбат иттек. Федераль үзәк табышны чимал табуга корды, ә Татарстан аны эшкәртүгә күчте. Карагыз: күпме эшкәртү, җитештерү заводы эшли Татарстанда! Болар булмаса, без Татарстанда булган югарылыкка ирешә алмаган булыр идек. Күрше республика “Башнефть”тән колак какты, бүген ул – федераль үзәктән акча сораучылар рәтендә. “Татнефть”кә, башка заводларга да кызыгучылар күп, күптән тешләрен кайрыйлар. Татарстанның бөлгенлеккә төшүе федераль үзәккә дә кызык түгел. Бай төбәкләр акча китерә, хәерчеләр болай да күп”.
Путинга дип юлланган мөрәҗәгатьне имзалаган 27 депутат арасында Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә бар. “Әлегә безнең өмет – томан эчендә. Ни булып бетәр – белмибез. Фикерләр төрле, матбугатны укыганда да, Татарстанны күралмаучылар шактый икән дип аптырыйм. Әйтерсең лә без Россия гражданнары түгел, шушы ил өчен кан коймаган да Россия үсешенә өлеш кертмәгән! Шартнамәдә Россия бөтенлегенә дә, русларга карата да яман фикер юк, киресенчә, аны ныгыту өчен эшләнә. Иң зур бәла – Россия җитәкчеләренең Россия Конституциясен үтәмәве. Татарстан Шартнамәсез билгесез статуста кала. Ул имзаланмый икән, Татарстан Конституциясенең 14 нче маддәсе үзгәрергә тиеш булачак. Безнең кануннамәдә, Татарстан Президенты ике дәүләт телен белергә тиеш, дип язылган. Федераль үзәк моны инкарь итә, аны кабул итәргә теләми. Әмма күнәргә мәҗбүр иде, чөнки бу Шартнамәдә Татарстан Конституциясен тану турында язылган. Зур авырлыклар белән исемнәрне бозмыйча, ана телебездә язуга ирештек, Россия паспортларында кушымта булдырылды. Бу да Шартнамә белән ныгытылды, аннан да колак кагуыбыз бар, – ди Разил Вәлиев. – Шартнамә ул – Татарстанның имиджы, үзгә йөзе. Үзенчәлек булу рухи халәткә дә йогынты ясый, кешеләр тырышыбрак эшли. Мөстәкыйль позицияле кешеләрне башкалар да ихтирам итә. Без чит илләр белән эш итәбез. Президенты булган, аерым Шартнамә нигезендә эшләүче республикага аерым мөнәсәбәт бар бит. Миңнеханов белән исәпләшәләр, республикадагы инвестицияләр күктән төшми бит. Шартнамә нәрсә бирде, диючеләр күбәйде. Андыйларга Киров яки Ульян өлкәләренә чыгып карарга, юлларга, йортларга күз салырга киңәш итәм. Татарстанда да бал белән майда йөзмиләр, әмма чагыштырганда бездәге тормыш яхшы якка аерыла”.
Яшьләр исә бүгенге Шартнамәнең имзалануы, беренче чиратта, демократия, тигез хокуклы дәүләттә яшәргә теләгән киләчәк буын өчен мөһим дип саный. “Ауропалы Татарстан” сәяси блогы вәкиле Айрат Фәйзрахманов: “Бүген бөтен вәкаләтләр һәм финанслар Мәскәүдә туплана. Татарстанга да, федераль үзәккә дә начар бу, – ди. – Шартнамә булган очракта киләчәктә Татарстанда керемнәрнең бер өлеше республикада калу көтелә. Ә икътисад үсеше була икән, бу – халыкның керемнәренең артуы, мәгариф һәм башка социаль тармакларны да финанслау дигән сүз. Шартнамә беренче чиратта яшьләргә һәм киләчәк буынга кирәк. Бу үсеш алган, гаделлек белән эш иткән, тиешле вәкаләте булган Татарстанда яшәр өчен мөһим”.
Римма Бикмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев