Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Туфан Миңнуллинны искә алалар

18 августта Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә (Асадуллаев йорты) танылган татар драматургы Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган музыкаль кичә уза. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге хәбәр итә. Мәсәкүлеләр "Әниләр һәм бәбиләр", "Ай булмаса, йолдыз бар", "Җанкисәккәем", "Гөргөри кияүләре, "Галиябану", "Диләфрүзгә дүрт кияү" һ.б. спектакльләрендә яңгыраган  җырларны ишетә алачак. Шулай ук берничә спектакльдән өзекләр дә күрсәтү ниятләнә. Спектакльләрдә Россия һәм Татарстанның халык артисты Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина), ТР халык артисты һәм Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстан һәм Россия халык артисты Равил Шәрәфиев, ТР халык артисты Лиция Хәмитова, ТР халык артисты Олег Фазылҗанов, шулай ук яшь актерлар катнашачак. Кичә программасында Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәт, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Туфан Миңнуллинның кызы – Әлфия Юнысова чыгышлары каралган. Моннан тыш, легендар спектакльләрдән җырлар ТАССР халык артисты Зилә Сөнгатуллина һәм Римма Ибраһимова һәм яшь җырчы - Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Айгөл Хәйри башкаруында яңгыраячак. Театральләштерелгән программа татар театрының 110 еллыгына багышланган чаралар кысаларында узачак. Кичә "Әлдермештән Әлмәндәр" легендар спектакльнең куелышына 40 ел тулуга багышлана. Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллинның 20 дән артык пьесасы буенча спектакльләр куелды. Тулы вәкаләтле вәкиллектә белдерүләренчә, чара Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев