Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә төрек шагыйре Назыйм Хикмәт турында спектакль тәкъдим ителәчәк

10 һәм 11 мартта Армен Джигарханян исемендәге «Театр на Покровке»  артистлары Мәскәү драма театры кече сәхнәсендә «Головокружение» спектаклен тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җиткерә. Төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең поэтик драматургиясе мотивлары буенча беренче тапкыр сәхнә күзаллавында бөтен дөньяга билгеле язучының иҗатыннан аз билгеле булган битләре һәм биографиясе ачылачак. Легендар шәхес булган төрек шагыйре, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Назыйм Хикмәт иҗаты бүгенге көнгә кадәр төрле ил кешеләрен җәлеп итеп тора. Аның әсәрләре барлык телләргә диярлек тәрҗемә ителгән. Н. Хикмәт рухын үз илендә 17 ел төрмәдә булу да, Сталин чорындагы сәяси эмигрант өлешенә төшкән кыенлыклар да сындыра алмаган. Үз вакытында төрек гражданлыгыннан мәхрүм ителеп, Мәскәүдә Новодевичье зиратында җирләнгән Назыйм Хикмәт рус-төрек мәдәниятын тоташтыручы күпер булды һәм булачак та.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев