Татар матбугаты
Мәскәүдә татар шагыйрьләренең әсәрләре кергән "Россия халыкларының яңа заман поэзия антологиясе"н тәкъдим итәләр
Бүген, 3 июньдә, Мәскәүдә “Кызыл мәйдан” (“Красная площадь”) китап фестивале кысаларында уникаль җыентык - “Россия халыкларының яңа заман поэзия антологиясе”н тәкъдим итү оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, Фестиваль Александр Пушкинның туган көне һәм Рус теле көне уңаеннан уздырыла.
ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Антологиягә 5 татар шагыйренең: Илдар Юзеев, Лена Шагыйрьҗан, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин әсәрләре кертелгән. Яңа заман Россия тарихында әлегә беренчесе булган киң колачлы әдәби проект 229 шагыйрьне, 57 телдән тәрҗемә иткән 142 әсәрне бер затлы җыентыкка туплаган.
Кызыл мәйдандагы зур сәхнәдән Россиянең дистәләгән телендә, шул исәптән татар телендә, шигырьләр яңгыраячак. Аерым алганда, Илдар Юзеевның “Читләрнең үз бәясе”, Разил Вәлиевның “Борынгы Болгарда” һәм “Елгалар саеккан чагында” әсәрләрен Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов укыячак.
“Россия төбәкләре” чатыры мәйданында Антология авторларының берсе Рүзәл Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак, ә шагыйрә Алена Кәримова Россия Федерациясе халыклары әдәбиятын үстерүгә ярдәм итү программасы редакция советы утырышында катнашачак.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев