Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә Татар мәдәнияте көне узачак

2017 елның 25 февралендә 14.00 сәгатьтә «Минем йортым - Мәскәү» балалар фестивале кысаларында Татар мәдәнияте көне һәм Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең төбәк оешмасы шәрәфле президенты, генерал-полковник Рәсим Сөләйман улы Акчуринның 85 яше уңаеннан хөрмәтләү чарасы оештырыла. Мәскәү шәһәренең Чыпчык тавындагы Пионерлар йортында Россия һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре композитор Сәйяр Хәбибулин, Зөлфия Рәүпова балалары белән, «Илдан» халык бию ансамбле – җитәкчесе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев, «Мәдинә» ансамбле, Ольга Таранова җитәкчелегендә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәге симфоник оркестры чыгышлары көтелә.   Бәйрәм концертын синхрон йөзү буенча атказанган спорт остасы, биш тапкыр дөнья чемпионы Әнисә Ольхова һәм театр, кино актеры Байбулат Баттула алып барачак. «Минем йортым – Мәскәү» балалар фестивале 2016 елның 4 сентябрендә Мәскәү хакимияте ярдәмендә шәһәрнең милли-мәдәни оешмалары тәкъдиме белән старт алган иде. Фестивальнең максаты – балаларны һәм яшьләрне күпмилләтле халык мирасына тарту, рус һәм башка телләрдә сөйләшүче халыкның телләренә, мәдәниятенә, традицияләренә кызыксыну уяту. Чара көндезге 2дә башлана. Бәйрәмгә килүчеләр өчен «Университет» метросыннан бушлай автобус оештырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев