Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәскәүдә "Рудольф Нуриев. Биюченең хыял утравы"дип исемләнгән фильмны тәкъдим итәчәкләр

4 декабрьдә Мәскәүдә биюче Рудольф Нуриевкә багышланган документаль фильмның премьерасы булачак. Бу хакта “REFLEXION FILMS” ширкәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Рудольф Нуриев. Биюченең хыял утравы” дип исемләнгән фильмны режиссер Евгения Тирдатова төшергән. Эчтәлектә биюче биографиясендәге киң тамашачыга билгеле булмаган фактлар турында сөйләнә. Мәсәлән, Рудольф Нуриев Төркиядә үз йорты белән яшәргә, үз утравы булуын теләгән.

Фильм Мәскәүнең “Октябрь” кино үзәгендә күрсәтеләчәк. Премьерага Россиянең танылган артистлары чакырулы.

2016 елда бу фильм халыкара фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алырга да өлгерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев