Татар матбугаты
Мәскәү шәһәренең татарлар белән бәйле тарихи урыннарына экскурсия оештырылачак
29 гыйнварда Мәскәү шәһәренең татарлар белән бәйле тарихи урыннарына автобусларда зур экскурсия оештырыла, дип хәбәр итә Мәскәү өлкәсе Татар милли үзәге матбугат хезмәте.
Экскурсияне “Манзара ТатарЛайн” бюросы уздырачак. Алар Мәскәүнең татарларга кагылышлы тарихи урыннары турында кызыклы фактлар сөйләп, туристларны Мәскәүдәге беренче тарихи мәчеткә, Җәмигъ мәчеткә, татар сәүдәгәрләре Салих Ерзин һәм Шәмси Әсәдуллаев йортларына, Мәскәү кирмәненә, Касыйм ханлыгының хан балалары сараена, Казан вокзалына, морза Юсуповлар сараена алып барачаклар. Бу тарихи сәяхәт биш сәгатькә исәпләнгән.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев