Татар матбугаты
Мәскәү Халыкара "Сабан туе - 2018" фестиваленә 250 меңнән артык кунак килгән
21 июльдә Мәскәү Халыкара “Сабан туе - 2018” фестиваленә 250 меңнән артык кунак килгән. Мәскәүнең Татар милли-мәдәни үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мәгълүмат фестивальнең оештыру комитеты утырышында игълан ителгән.
Сабан туенда 500 артист чыгыш ясаган, ә фестивальне уздыруда 1 мең оештыручы һәм 300 волонтер хезмәт куйган.
Фестиваль елдагыча “Коломенское” музей-тыюлыгы мәйданында үткәрелде. Аны оештыруда Мәскәү, Татарстан, Башкортстан Хөкүмәтләре, шулай ук Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе катнашты. Бәйрәмнең сәнгать җитәкчесе Европа күләмендә танылган режиссер Ханс-Йоахим Фрай булды.
Мәскәү Сабан туена көтелмәгән күчтәнәч - 2018 килограммлы чәкчәк пешерелде.
Кунаклар өчен дөньяның 6 ягы белән исемләнгән 6 сәхнәдә чыгышлар барды. Шулай ук Көнчыгыш ярминкәсе, “Игелекле күршеләр урамы” дип аталган милли чатырлар аллеясы, күргәзмәләр, аттракционнар һәм мастер-класслар эшләде.
![](https://pp.userapi.com/c848632/v848632432/3423f/4fsnxXXZXck.jpg)
![](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/print_4115727_3108941.jpg)
![](http://tatarstan.ru/file/photoreport2/print_4115727_3108947.jpg)
- "Татар-информ" Мәскәү Сабан туенда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның катнашуын хәбәр иткән иде.
Татар-информ
Фото: tatarstan.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев