Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мескеннәр ятимнәрнең хәлләрен яхшы белә" - Ирек хәзрәт Җиһаншин

Быел зәкят түләү өчен нисаб күләме 198 мең сум исәбеннән. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленум утырышында билгеле булды. "Зәкят" хәйрия фонды җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин, 2016 ел белән чагыштырганда, нисаб күләме кимрәк булуын билгеләп үтте. Былтыр ул 224 мең сум тәшкил иткән. “Бу алтын унциясе белән бәйле. Алтын бәясе төшкәнгә күрә, нисаб бәясе дә кимеде”, - диде ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә. Ирек Җиһаншин зәкят түләрлек мөлкәте булганнар малларының 40тан бер өлешен зәкят итеп бирергә тиешлеген искәртте. Аның әйтүенчә, бүген хәлле мөселман кешеләре барысы да зәкят түләргә ашкынып тормый. “Без бай кешеләргә “зәкят түләгез” дип мөрәҗәгать итәбез, “безнең акча юк” дип әйтәләр. Ә мәет юучы бер әби “10 мең сум акча бирәм, мохтаҗ балаларга минем исемнән өләшегез әле” дип әйтә. Парадокс бит: байлар бирми, ә кем шушы хәлне үзе аша уздырган – бирә. Кыскасы, кемнәр мескен, ятимнәрнең хәлләрен яхшы белә, менә шул урта класс күбрәк ярдәм итә. Ә хәлле кешеләр бирергә тиеш дип белмиләр дә, кызганычка каршы”, - дип билгеләп узды Ирек хәзрәт Җиһаншин. Фонд җитәкчесе былтыр июнь аенда татар эшмәкәрләре арасында зәкят бирергә теләүчеләр килгәнен әйтеп: “Кем - мал белән, кем акчалата бирә иде. Быел да көтеп калабыз. Кеше күбрәк зәкятне, савабы күбрәк булсын дип, Рамазан аенда бирергә тырыша. Сәдаканы кемгә дә бирергә була – мәчеткә, муллага, мәчетнең газына да, ә зәкятне бары тик мохтаҗларга гына бирергә дигән шарты бар. Аллаһы Тәгалә шундый 8 категория кешеләрне билгели. Юлда калучыларга, мохтаҗларга, динне яңа гына кабул итүчеләргә, фәкыйрьләргә бирү тиешле”, - дип белдерде Ирек хәзрәт Җиһаншин.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев