Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Менделеевскига Татарстанның "Бизнес-десант"ы төште

ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнесны дәүләт яклавы турында чаралар комплексы кысаларында эшмәкәрләр өчен “Бизнес-десант-2016” түләүсез семинарлар сериясен башлады, дип яза mendeleevskyi.ru сайты.

Менделеевск шәһәрендә старт алган “Бизнес-десант” ноябрь-декабрь айларында республиканың һәр муниципаль районында булачак. Муниципалитетның актлар залында тәҗрибәле бизнес-тренерлар менделеевлыларга үз эшеңне ачу һәм аны алып бару мәсьәләләре буенча консультация бирде, базарда позицияне ныгыту, каршылыкларны җиңү, эшмәкәрлек эшчәнлегенең уңайлыклары турында аңлатты. Тәҗрибәле һәм бу эшкә яңа аяк баскан эшмәкәрләр алдында Moscow Business School сертификатлы бизнес-тренеры Дмитрий Долгов һәм ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләренең мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча бүлекнең баш белгече Алина Сәгадиева чыгыш ясады. Алина Сәгадиева республикада кече бизнесны дәүләт яклавының гамәлдәге программалары турында хәбәр итте. Семинарның модераторы булып чыгыш ясаган бизнес-тренер Дмитрий Долгов эшмәкәрләргә найм буенча эшләүгә караганда ачык итеп үз эшеңнең барлык өстенлекләрен күрсәтте, шулай ук кешеләрне эшкә алганда нәтиҗәле әңгәмә үткәрү серләрен ачты, компетенцияләр, маркетинг тикшеренүләрнең мөһимлеге турында сөйләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев