Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мәктәпләрдә дин тарихын укытып кына балаларны әхлаклы итеп булмый" - Харис хәзрәт Салихҗан

Мәктәпләрдә дин тарихын укытып кына балаларны әхлаклы итеп булмый, дип белдерде  Бөек Ватан сугышы ветераны, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан.“Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында. “Бүгенге җәмгыятьтә идеология юк. Шуңа күрә, балаларны миһербанлы, тәрбияле итү өчен, дини идеология булдырырга карар кылдылар: мәктәпләрдә дин тарихы укытыла башлады. Дин тарихының этаплары язылды, күп китаплар басылып чыкты. Ә нәтиҗәсе нинди булды? Хәзер балалар мәктәптә диннәр арасындагы сугышлар турында укый. Балада исә “бу диндә гомергә дә тәртип булмаган икән”, - дигән фикер кала. Ә максатыбыз нинди иде? Бала тәрбияләү иде бит”, - диде хәзрәт. Аның фикеренчә, бу проблемадан чыгу юлы бер генә – динне фән белән аңлата башларга кирәк. “Дин – ул вөҗдан, фән – ул аң. Вөҗдан белән аң берләшкәндә генә бәндә гафиликтән уяна. Шул вакытта гына ул үз-үзен аңлау сәгадәтенә ирешә. Әгәр дә җәмгыятебездә рухи алгарыш булуын, балаларыбызны әхлаклы, тәрбияле итәргә телибез икән, дин белән фән берләшергә тиеш. Артык дәресләр, өстәмә акча да кирәкми. Дини белемне төп фәннәр укыткан вакытта да бирергә мөмкин бит. Мәсәлән, астрономия фәнен генә алыйк. Анда “күктә булган барча җисемнәр үз күчәрләре вә орбиталарында әйләнә”, - диелә. Ә дини аңлатмасы нинди? “Күктәге һәрбер җисем Раббыбыз кушкан юлдан гына йөрерләр”, - ди... Күрәсез, монда дин һәм фәннең бергәлеге аермачык”, - дип үз фикерен җиткерде Харис хәзрәт Салихҗан.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев