Татар матбугаты
"Мәдәни салават күпере" традицияләрне яңарта
Районыбыздагы (Татарстан, Әгерҗе) барлык Мәдәният йортлары өч ай дәвамында «Мәдәни салават күпере» фестиваленә әзерлек белән яшәделәр. Жюри биш зонада 36 коллективның чыгышын «иләктән иләде». Финалга узганнарны Әгерҗе сәхнәсендә янә бер кат энә күзеннән үткәрделәр. Нәтиҗәдә, 16 коллективка гала-концертта чыгыш ясау хокукы бирелде.
Дистә еллар дәвам иткән әлеге фестивальнең быелгысы гаилә кыйммәтләренә багышланды. Сәхнәдә татар, рус, мари, удмурт милләтләренең гореф-гадәтләре, йолалары җыр-биюләр аша күрсәтелде. Чыгышларда Әгерҗе районының 95 еллыгы да чагылыш тапты. Коллективлар бер-берсен кабатламаулары, чыгышларының тирән, бай эчтәлекле булуы белән сокландырдылар.
…Сабый туа, тәпи китә, балалар бакчасына йөри, мәктәп, студент, хезмәт еллары, гаилә тормышы, онык туу сөенече… Әнә шул мизгелләрнең һәрберсе фотога төшерелеп альбомга беркетелә. Гомер көзенә якынлашкан саен альбомны кулга алып үткәннәргә сәяхәт итәсең һәм аны оныкларга кадерле ядкарь итеп калдырасың. Красный бор үзешчәннәре концертта бер табибәнең узган гомер юлын сәхнәләштереп күрсәткәндә залда утырган һәр тамашачы үткән тормышын күз алдыннан уздыргандыр.
Беренче тапкыр фестивальнең гала-концертында катнашу хокукы алган Иске Чекалда артистларының Пасха бәйрәмен уздыру, кунаклар каршы алуны чагылдырган чыгышын да тамашачылар яратып кабул итте. Варкләд-Бодьяның “Инвис“ һәм “Чингыли“ коллективлары да кардәшләрен кунакка көтү мизгелен күрсәттеләр. Ә олысы-кечесе бергә җыелгач уен-көлке, җыр-бию башлана! Апайлар кулларына энә-җеп алалар, милли җырлар сузалар. Балалар төрле уеннарда сыналалар.
Ә татарларда шундый матур традиция яшәп килә. Сыер бозаулагач, угыз сөтеннән мичтә төплекәй пешерәләр алар. Бу ризыкны туганнарга, күршеләргә авыз иттерәләр. Көчек Мәдәният йорты каршында эшләүче “Тынгысыз йөрәкләр“ коллективы әлеге милли ризыкны пешерү үзенчәлеге белән таныштырды. Онытылып барган уеннарны да искә төшерделәр алар.
Туган көн – гаилә бәйрәме. Әмма һәр гаилә аны үзенчә матур төсмерләр белән баетып, яңалык кертеп уздырырга тырыша. Яңавылның “Чаяннар“ театр коллективы ун яшьлек кызның гомер бәйрәмен уздыру күренешен күрсәтте. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге нидә булды соң? Әти-әнисенең кызга буыннан-буынга тапшырылып килүче калфакны бүләк итүе бу бәйрәмнең кульминацион ноктасы иде. Яңавылның Рәзинә Османова җитәкчелегендәге “Шатлык“ коллективы бу юлы да биюләре белән тамашачы мәхәббәтен яулады.
Әби-бабай, әти-әнидәге сәләтнең балага, оныкка күчүе дә – олы сөенеч. Иж-Бубый үзешчәннәре авылның биючеләр нәселе белән дан тотуы турындагы чыгышы белән шаккатырса, Девәтернәдән җырлы-моңлы Арслановлар “без гармунчылар, көй язучылар ләрнәселе буларак танылган“, диделәр.
Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йорты үзешчәннәре тамашачыларны җәйге аланлыкка дәште. Гармун моңнарына кушылып җиләк тә җыйдылар, көмеш сулы чишмәне дә чистарттылар алар. Ә менә күләгәшлеләр “Коега суга төшү“ күренешен күрсәттеләр. Элек суга бару юлы яшьләрнең очрашу, танышу, күңел ачу урыны да булган бит. Күләгәш үзешчәннәре генә түгел, бу кичтә Пеләмеш, Бима артистлары да сәхнәдә ут уйнаттылар.
“Мирас“ ветераннар ансамбле белән “We Dance“ коллективының чыгышы буыннар бәйләнешен чагылдырды. Сүз остасы Салават Батыровның мәхәббәт турындагы чыгышын да тамашачы бик яратып кабул итте. Ә “Россиянка“ ансабленең Әгерҗе турындагы җыры бәйрәмгә нокта куйды.
Әнә шулай, кич буе сәхнә осталары тамашачыларны җыр-моң дөньясында йөздерделәр, үткәннәргә сәяхәт иттерделәр, әби-бабайларыбыздан калган мирасны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшырырга кирәклегенә басым ясадылар.
– Мәдәният хезмәткәрләре һәр елны фестивальгә яңалык кертәләр, күпме халыкны сәхнәгә тарталар. Сезгә дә, артистларга да зур рәхмәт! Райогныбызда төрле милләт халыкларының дус, тату, бер гаилә кебек яшәүләре сәхнәдә дә чагылыш таба. Һәр коллективта төрле буын кешеләре булу – йола, традиция, гореф-гадәтләрнең буыннан-буынга тапшырылуының ачык мисалы ул, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Казан кунагы – республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов та һәр чыгышка югары бәя бирде. Әгерҗедән “Мирас“, Варкләд-Бодьядан “Инвис“, Иске Чекалдадан “Сударушка“, Көчектән “Тынгысыз йөрәкләр“ коллективларын Мактау грамоталары белән бүләкләде.
“Мәдәни салават күпере“ фестивалендә гран-прига Варкләд-Бодьяның “Инвис“ коллективы лаек булды. Ә абсолют җиңүче исемен Көчек Мәдәният йорты каршында эшләүче “Тынгысыз йөрәкләр“ ансамбле яулады.
[gallery columns="1" size="large" ids="26469,26468,26467,26466"]
Миләүшә Ягъфәрова. Автор фотосы. Бөтендөнья татар конгрессы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев