Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мәчетләрдә җомга вәгазьләре татар телендә булуына, нигездә, татарлар үзләре зарлана, телне белмәгән татарлар...

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин журналистларның сорауларына җавап биргәндә, шул хакта әйтте. Республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисе пленум утырышында мөхтәсибләрнең бу карарны бертавыштан кабул иткәннәрен искәртте. “Әгәр бу карар кайдадыр үтәлмәсә, безгә әйтегез”, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә. Аның әйтүенчә, татарча аңламауга зарланучылар гына түгел, русча аңламавы турында белдергән бабайлар да бар. “Башлангыч этапта гына авыр булырга мөмкин. Шуңа күрә без Галиев мәчетендә, башка мәчетләрдә бушлай татар теле курслары оештырдык. Нигездә бит татарлар үзе зарлана. Гәрчә, милләте белән татар булгач, бераз тырышып өйрәнү генә кирәк. Хәер, алар үзләре фикерен белдерә алмаса да, күбесе аңлый. Әгәр без мәчетләрдә татар телендә сөйләшмәсәк, иртәгә бу тел калмаячак”, - дип белдерде республика мөфтие. “Без Татарстанда татар телендә 30 меңнән артык хезмәт басылып чыккан дибез, бу - Коръән тәфсирләре дә, башка дини китаплар да. Хәзер яшьләр нигә бу темага китаплар, хәдисләр юк диләр. Әле алар тәрҗемә дөресме, юкмы икәнен дә белми. Еш кына бик куркыныч тәрҗемәләр очрый. Кайчак мин бөтенләй башка мәгънәдәге тәрҗемәләр күрәм. Бүген кеше китапны рус теленә тәрҗемә итүен көтеп утыра, әле аның дөрес тәрҗемә ителүе факт түгел. Әгәр кеше бераз үзенең татар теленнән белемен ныгытса, борынгы графиканы өйрәнсә, теләсә нинди китапны укый алачак. Аның алдында тулы бер океан ачыла дигән сүз. Гарәп телен тиз генә өйрәнеп булмый, бу бик авыр. Гарәп телен беркайчан өйрәнмәсә дә, татар телендә укый алачак. Без үзебезнең телне өйрәнергә тиеш. Исламда милләт юк диләр, ә нигә русча сөйләшәбез? Рус телендә мөселман терминологиясе яхшылап эшләнмәгән. Рус телендә ул китапларны укыганда, проблемалар бик күп. Берничә ай өйрәнергә генә кирәк. Оныгы була торып, бабасының иске татар язуын укый алмаган кешеләр бар. Теләсә нинди татар борынгы татар телендә укыса, бәлки, кайбер сүзләрне аңламас, әмма гомуми мәгънәне аңлаячак. Безнең ата-бабаларыбыз язган китапларны укырга өйрәнү һәр татарның кулыннан килә”, - дигән фикердә Камил Сәмигуллин. Мөфти милләтебезне, динебезне саклау Аллаһының әмере булуын ассызыклады. “Без Татарстанда яшибез икән, татар телен сакларга тиеш. “Мөхәммәдия”, “Меңъеллык” мәдрәсәләрендә татарча гына укытыла. Җомга хөтбәсе гарәп телендә булырга тиеш, ә вәгазе русчамы, татарчамы – барыбер, ләкин без Татарстанда яшибез, шуңа татар телендә алып барыла”, - ди ул.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев