Матур төргәкләр эчендә нинди ризык яшерелгән?
Бүген кибетләрдә нинди генә төр ризык сатылмый. Теләгәнеңне ал да рәхәтләнеп аша. Тик матур төргәкләр эчендә нинди ризык яшерелгәнен белү бик авыр эш.
Чөнки азык-төлек базарында хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Чын белән ялганын ачыклар өчен, бу эшкә җаваплы белгечләр төрле тикшерү уздырырга мәҗбүр. Алар күңелне тынычландырырга бик атлыгып тормый, киштәләрдә ялган ризыклар очрый. Алданасы килмәгәннәр, табигый ризыклар алу өчен, авылларга махсус кайта башлады.
Ялган азык-төлек җитештерүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартырга уйлыйлар. Әлеге фикерне Федерация Советы да хуплаган. Валентина Матвиенко сәүдә һәм сәнәгать министры Денис Мантуров ясаган чыгыштан соң, кулланучыларны яклап, үз имзасын салырга булган. Бу хактагы закон проектын күптән түгел Роспотребнадзор идарәсе әзерләгән иде. Тик әлеге тәкъдимгә Икътисад министрлыгы каршы чыкса да, аны Хөкүмәткә җиткерергә булганнар.
Хәтерләсәгез, Роспотребнадзор идарәсенә намуссыз җитештерүчеләрне ачыклау максаты куелган иде. Ил күләмендә төрле тикшерүләр уздырганнан соң, узган елның көзендә Роспотребнадзор идарәсе намуссызларны җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк дигән фикер белән чыкты. Әгәр дә аларның бу фикере яклау тапса, ялган юл белән эшләнгән азык-төлекне илгә күп күләмдә кертүчеләргә кесәләрен капшарга туры киләчәк. Закон проектында күрсәтелгәнчә, андыйларны 300 мең сумнан алып 800 мең сумга кадәр штрафка тартырга яки 200 сәгать мәҗбүри эшләтергә, йә булмаса бер елга төзәтү эшенә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Ә менә мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләрен (иң күп ялган ризык нәкъ менә әлеге бюджет оешмаларында ачыклана да инде) ялган ризык белән тәэмин итүчеләрне 1-3 млн сумга кадәр штрафка тартырга яки ике ел дәвамында төзәтү эшенә җәлеп итәргә, йә булмаса 480 сәгать мәҗбүри эш йөкләмәкчеләр. Роспотребнадзорның әлеге закон проектын Икътисад министрлыгы ни өчен якламаганмы? Алар фикеренчә, бу документ кабул ителгән очракта, җитештерүчеләргә кирәгеннән артык җаваплылык йөкләнәчәк. Моннан тыш өстәмә чыгымнарга да китерергә мөмкин икән.
“Роскачества” мәгълүматларына күз салсак, кулланучыны белә торып алдалау очраклары ил буенча 4 процентны тәшкил итә. Ә кайбер төр ризыкларда бу күрсәткеч аеруча югары. Мисалга, балык ризыкларында ул 13 процентка җиткән. Ялган юл белән колбаса ясаучылар да соңгы елларда арткан. Бүген кайсы колбасада ит барлыгын белү дә кыен. Килосы 90 сум торганы да, 400-500 сумга җиткәне дә бар. Шул ук вакытта сөт ризыклары белән дә “уйнау” бара. Ялган сыр, атланмай сәүдә нокталарында аеруча күп. Сәүдә базарының 6-7 процент өлешен шундый сөт ризыклары алып тора. “2010 елда андый ризык күләме 10 процентны тәшкил итә иде, хәзер кимү күзәтелә”, – ди “Союзмолоко” рәисе Мария Жебит. Аның сүзләреннән аңлашылганча, сөт эшкәртүчеләр таләпләрнең катгыйлануына уңай карый. Кулланучыларны табигый булмаган ризык белән алдаучылар җавабын да бирергә тиеш, дигән фикерне алга сөрә ул. Ләкин шул ук вакытта бер тапкыр хилафлык кылып, гаебен танымыйча кабат тотылганнарга гына җәзаны катгый итәргә кирәклеген белдерә. Бөтен кешене бер калыпка салмаска куша. “Әгәр дә җитештерүче белә торып сыйфатсыз чимал кулланып яки тиеш булмаган азык өстәмәләре кушып азык җитештерә икән, моның өчен ул тиешле җәзасын алсын”, – ди Мария Жебит.
“Руспродсоюз” идарәсендә дә ялганчылар җавап бирергә тиеш дигән фикерне җиткерәләр. “Тик шунысы бар: күп кенә категорияләр буенча норматив-хокукый база искергән, алар совет заманыннан бирле үзгәреш кичермәгән. Шуның аркасында кайбер намуслы җитештерүчеләр дә зыян күрергә мөмкин”, – дип борчуын җиткерә идарә рәисе урынбасары Дмитрий Леонов.
Ит ассоциациясе берлеге җитәкчесе урынбасары Максим Синельников, яңа таләпләр керткәнче иң башта фальцификация төшенчәсенә тулы аңлатма бирү кирәк, дигән фикердә. Ялган белән чын арасында нинди таләпләр куелуын ачыкларга куша ул. Аның сүзләренчә, җитештерүчеләр инде күптәннән әлеге проблема белән интегә. “Кеше факторы да җитештерүдә зур роль уйнарга мөмкин.
Нәтиҗәдә җитештерелгән азык-төлекнең ялган булып күренүе ихтимал”, – ди Максим Синельников. Аның сүзләреннән аңлашылганча, хәзер дә җитештерүчеләргә таләпләр катгый. Төргәк тышына тиеш булмаган мәгълүмат язалар икән, җитештерүчегә штраф яный. Мисалга, сыйфатсыз азыкны сатуга чыгарган яки тиешле составны язмаган өчен 100 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф каралган.
Төргәктәге ул язуны тикшерүче органнар гына укый шул. Безнең халык аны укып тормый. Җитештерүчеләр исә моннан бик оста файдаланырга өйрәнгән. Гәрчә үзләренә штрафлар түләргә туры килсә дә. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре дә ризык сатып алганда тышлыктагы язуларга игътибарлы булырга куша. Ләкин күпчелек андагы язуга түгел, бәясенә карап эш итә. Мөмкинлеге булучылар, язуларга ышанмаучылар, зур сәүдә нокталарын калдырып, табигый ризык эзләп, базарларга, хәтта авылларга барып азык-төлек сатып ала башлады. Интернет аша авыл ризыгын өйләренә китертүчеләр дә бар. Соңгы елларда авылларда җитештерелгән колбаса, сөт ризыкларына да өстенлек бирүчеләр артты. Кибетләрдә сатылган азык өстәмәсе, буягычлар кушылган колбасаларны алганчы, чын иттән ясалганы күпкә файдалырак, диләр. Бу сүзләрне Казанның бер базарында йөргәндә ишетергә туры килде. Базар читендә йорт шартларында ясалган колбаса сатып торалар иде. Бер таягы 270 сум булган, 350-400 грамм тирәсендәге колбасаны халык бик теләп алды. Гәрчә тышында бер язуы булмаса да.
Халыкның авыл ризыкларына тартылуын фермерлар да белдерә. Балык Бистәсе районының Олы Елга авылы фермеры, үзенең сөт һәм ит эшкәртү цехын булдырган Минзөфәр Исмәгыйлев та соңгы елларда табигый ризык ашарга теләүчеләр санының артуын белдерде. Баштарак кибет ризыгына өстенлек бирсәләр, хәзер авылныкын сорап алалар, ди ул. Район фермерлары җитештергәнне сату өчен юл буенда кибет тә ачып җибәргәннәр. “Авыл ите, мае, йомыркасы, сөте икенче инде дип, юлчылар кереп ала”, – ди Минзөфәр абый.
– Ялган ясаучыларга таләпләрне арттырсалар, сатып алучылар да, җитештерүчеләр дә отар иде, – ди фермер. – Халык элеккеге кебек табигый ризык ашый башлар, җитештерүчеләргә исә сату мөмкинлеге барлыкка килер иде. Бу яңалыкка мин бик уңай карыйм. Тәмләткечләр, ясалмалар кушып, ризыкны бозып бетерделәр, чын эремчектән әчкелтем тәм килүен оныттылар. Аны каймак тәме килә торган итеп ясагач, ник сезнекеннән әче тәм килә соң, диючеләр дә булды беренче мәлдә. Табигый ризык – кешенең сәламәтлеге дә. Төрле авырулар нәкъ менә сыйфатсыз, тәме үзгәртелгән ризыклар куллану аркасында килеп чыга. Ялган юл белән эш итүчеләр бүген бары тик үзенә акча кертү турында гына уйлана. Алар ризыкларын арзанга бирә, халык бәягә карап алдана. Соңгы вакытта Президент бу теманы күтәреп бик яхшы эшләде. Һәр ризыкның үз тәме булырга тиеш.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев