Татар матбугаты
«Мастеровые» Яр Чаллы рус драма театрының Казанда зур гастрольләре
15-18 апрельдә Казанда “Мастеровые” Яр Чаллы рус драма теарының зур гастрольләре үтә. Театр тамашачыларга дүрт спектакль тәкъдим итә.
Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә уйнала:
15 апрель, 18:30 – «Җинаять шахите». Детектив. А.Кристи, 16+
16 апрель, 18:30 – «Көзге күңелсезлек». Н.Некрасов әсәрләре буенча төшләр, 16+
17 апрель, 18:30 – «Васса». Драма. М.Горькийның “Васса Железнова” пьесасы буенча, 18+
18 апрель, 18:30 – «Куян өне». Психологик драма. Дэвид Линдси-Эбер, 18+
Гастрольләр алдыннан, 15 апрельдә 14:00 сәгатьтә “Мастеровые” театрының баш режиссеры Денис Хөснияров, театрның директоры Армандо Диамантэ һәм театрның әйдәп баручы артистлары катнашында матбугат конференциясе үтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев