Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мари Элда шагыйрь Мансур Гаязовның 100 еллыгына багышланган хәтер кичәсе узачак

12 октябрь көнне сәгать 10:00 да Мари Элның Йошкар-Ола каласында шагыйрь Мансур Гаязовның 100 еллыгына багышланган хәтер кичәсе булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Мари Эл Республикасының “Республика татар мәдәнияты үзәге” методисты Рамай Юлдашев хәбәр итә.
“Искә алу чарасын Мари Эл Республикасының мәдәният, матбугат һәм милләтара эшләр министрлыгы белән берлектә уздырабыз, - ди Рамай Юлдашев. - “Республика татар мәдәнияты үзәге” бинасында үтәчәк чараның максаты шагыйрь Мансур Гаязовның тормышы һәм иҗаты үрнәгендә яшь буында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Аның әсәрләрен популярлаштыруны да максат итеп куйдык. Биредә шигырь укучылар конкурсы да узачак. Иң яхшы нәфис сүз осталары үз сәләтен күрсәтер дип өметләнәбез”.
 
Белешмә: Мансур Гаязов 1917 елда хәзерге Мари АССРның Бәрәңге районы Бәрәңге авылында туган. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, педагогия техникумында укый. Туган ягында урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан. 1938 елда Совет Армиясенә алына, Бөек Ватан сугышы башлангач берничә тапкыр яралана. 1943 елның 19 ноябрендә Витебский өлкәсенең Ускорово авылы өчен барган каты сугышларда М.Гаяз батырларча һәлак була.
М.Гаязов әдәби иҗат эше белән 1936 елда шөгыльләнә башлаган. Кыска гына вакыт эчендә байтак кына шигырьләр, поэмалар язган, патриотик очерклар иҗат иткән. Гаязовның  шигырьләре 1959 елда аерым җыентыкка дөнья күрде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев