Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ильтани Илялованың юбилее билгеләп үтеләчәк

8 февральдә 16.00 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында тәнкыйтьче, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Ильтани Илялованың юбилее билгеләп үтеләчәк. Бу турыда Актерлар йорты матбугат хезмәте хәбәр итә. Юбилярның 85 еллыгы уңаеннан кичәгә якын дуслары, Татарстанның әйдәп баручы театр эшлеклеләре һәм педагогның коллегалары, укучылары чакырыла. Казан дәүләт мәдәният университеты профессоры, сәнгать фәннәре кандидаты Ильтани Исхак кызы бар гомерен Татарстан театр сәнгатен өйрәнүгә һәм популярлаштыруга багышлаган шәхес. Ул күп кенә басмалар, монографияләр авторы. Хезмәт эшчәнлегендә аның тарафыннан 500ләп мәкалә хәзерге татар һәм Россиянең күпмилләтле театрларының актуаль проблемаларын яктыртып язылган һәм алар тупланмаларда, үзәк газета-журналларда басылган, 14 китап эшләнгән. Ильтани Илялова – Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. «Танылган театр тәнкыйтьчесе Ильтани Исхак кызының юбилеен М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында уздыру безнең өчен зур горурлык, -дип билгеләп үтте Татарстан театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина. – Бу юбилей бик күп театр сәнгатькәрләрен җыячак». Ильтани Илялова шактый олы яшьтә булуына карамастан актив тормыш алып бара. Яңа язмалары матбугатта басыла тора, театр тарихына багышланган китаплары дөнья күрә, Казан дәүләт мәдәният университетында укытучылык эшен дәвам итә. «Мин үз эшем белән яшим, күп язам, студентларым миңа рухи көч бирә», - дип шәрехләп үтә Ильтани Исхак кызы үзенең матур итеп яши белү серен бер басмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев