Татар матбугаты
М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында XXXV Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале башлана
1-20 февраль көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында XXXV Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивале узачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Фестиваль программасына 12 спектакль һәм ике Гала-концерт керә, аларда дөньяның тугыз иленнән - Россия, Италия, АКШ, Бөекбритания, Австрия, Төркия, Казакъстан, Украина, Германиядән чакырылган кырыктан артык опера җырчысы һәм дирижер катнашачак.
Фестивальдә дөнья опера сәхнәсенең йөзек кашын тәшкил итүче «Аида», «Борис Годунов», «Евгений Онегин», «Турандот», «Мадам Баттерфляй», «Трубадур», «Севильский цирюльник» һәм башка әсәрләр яңгыраячак. Фестиваль сәхнәгә режиссер Юрий Александров куйган “Пиковая дама” операсы премьерасы белән ачыла һәм ике Гала-концерт белән тәмамлана.
Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивалендә якын һәм ерак чит илләрдән килгән башкаручылар арасында Елена Максимова (Вена Дәүләт Операсы, Австрия), Михаил Светлов-Крутиков (АКШ), Рональд Самм (Бөекбритания), Эвез Абдулла (Германия), Оксана Крамарева, Сергей Ковнир (Т. Шевченко исемендәге Украина Милли Операсы), Оксана Давыденко (Абай исемендәге Казакъстан дәүләт академия опера һәм балет театры) булачак. М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында беренче тапкыр Төркиядән килгән тенор Левент Гундуз чыгыш ясаячак.
Россиянең әйдәп баручы театрларыннан Татьяна Ерастова, Игорь Головатенко, Михаил Казаков, Нина Минасян, Олег Долгов (Зур театр, Мәскәү), Василий Ладюк, Алексей Татаринцев, Сергей Поляков, Марина Нерабеева, Александра Саульская-Шулятьева, Анджей Белецкий, Максим Остроухов (Е.Колобов исемендәге Яңа Опера Мәскәү), Ахмед Агади, Владимир Мороз, Владимир Целебровский, Виктор Коротич, Екатерина Гончарова, Екатерина Сергеева, Сергей Скороходов (Мариин театры, Санкт-Петербург), Николай Ерохин, Евгения Афанасьева (К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры), Дмитрий Овчинников («Геликон-Опера», Мәскәү), Наталья Воробьева (Әстерхан дәүләт опера һәм балет театры), Екатерина Егорова (Михайловский театр, Санкт-Петербург), Дарья Рябинко (Красноярск дәүләт опера һәм балет театры) һәм башкалар катнаша.
Спектакльләрдә әйдәп баручы партияләрне М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солистлары Гөлнора Гатина, Венера Протасова, Юрий Ившин, Айдар Нургаянов, Юрий Петров, Зоя Церерина, шулай ук театрның хор, оркестр, балет артистлары да башкарачак.
Дирежерлык пульты артында Марко Боэми, Стефано Романи (Италия), Ренат Салаватов (М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры), Василий Валитов (Е.Колобов исемендәге Яңа Опера Мәскәү), Андрей Аниханов (Ростов дәүләт музыка театры), Михаил Грановский (Екатеринбург дәүләт академия опера һәм балет театры), Алла Москаленко (Украина).
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев