Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Литва татарлары "Каз өмәсе" бәйрәмен оештырган

Литва башкаласы Вильнюста җирле Татар мәдәнияте үзәге белән “Илсу” татар фольклор ансамбле “Каз өмәсе” бәйрәмен оештырган. Бу хакта Литваның obzor.lt интернет басмасы яза.

Татар үзәгенең һәм “Илсу” ансамбленең җитәкчесе Альмира Пармаксизоглу сөйләгәнчә, татар җыр-биюләреннән торган театральләштерелгән бәйрәм кичәсе Вильнюсның Милли җәмгыятьләр йортында узган. Татар балалары һәм әти-әниләре катнашында үткән кичә программасында “Каз өмәсе” йоласының тарихы турында сөйләнелгән. Кунаклар милли ризыклар белән дә сыйланган.

Литва татарлары "Каз өмәсе" бәйрәмен дүртенче ел рәттән оештырып килә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев