Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе уздырылган

Бирегә сәяси репрессиягә дучар булганнарның балалары, туганнары, якыннары җыелды. “Сез - тере тарих, авыр язмышлы кешеләр. Шулай да, бирешмәгәнсез, хәзер дә иҗтимагый тормышта актив катнашасыз”, - диде өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова. Аларга карата җылы теләкләрне ветераннар советы, социаль яклау бүлеге вәкилләре җиткерде.

Ветеран-укытучы Рәисә Фәтхуллина ире Урал Фатыйхович гаиләсенә дә әлеге афәт кагылуы турында сөйләде, истәлекләрен уртаклашты. Бу хакта аның китабы да бар. Рәисә Мәхүмовнага ветераннар советы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Хатирәләргә, моңлы җырларга бай кичәдә ветеран ханымнар, яшь җырчылар чыгыш ясады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев