Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Латвиядә узган "Каз өмәсе" бәйрәме татар һәм башкорт халыкларын берләштерде (видео)

12 ноябрьдә Латвиянең Рига шәһәрендә Милли-мәдәни җәмгыятьләр берлеге (АНКОЛ) бинасында татарлар һәм башкортларның көзге-кышкы күмәк йоласы - «Каз өмәсе» бәйрәме үтте. Аны Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте һәм "Башкорт Корылтае" ватандашлар берләшмәсе «Башкорт Корылтае» уздырды.

Латвия татарлары һәм башкортлары аралашуының сәбәбе - йолаларны саклау. Безнең әби-бабаларыбыз жыелышып олы эшләрне күмәк өмә ясап бергә эшләгәннәр, шул сәбәпле, оештыручылар да шул вакытларны искә төшерүне максат итеп куйды.

Бәйрәм түрендә кунакларны "каз" каршы алды. Кунаклар белән бергә балачактан таныш «Каз канаты» һәм башка татар, башкорт халык җырлары яңгырады.

Рига Думасы булышлыгы белән «Халкым диеп типкән ике йөрәк!» исемле китап дөнья күрде. Бу китап Габдулла Тукайга һәм Муса Жәлилгә багышланган. Латвиядан Гөлфия Хурамшина, Эстониядан Фәүзия Һадиуллина, Швеция Әнүзә Зеттерлундның шигырьләре дә китапка керде.

Алып баручы кунакларны каз өмәсенә багышланган табышмаклар, уеннар белән сынады. Бию көе яңгырагач, бөтен кунаклар да бик теләп биюгә кушылдылар. Бер-берсен бәйрәм белән котладылар һәм күп җылы сүзләр әйттеләр. Ахырдан кунаклар каз бәлеше һәм чәк-чәк белән сыйландык. Соңыннан, милли татар һәм башкорт ризыклары белән чәй эчтеләр.  Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев