Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ландыш Әбүдәрованың "Мандариннар" китабын тәкъдим итү кичәсе (видео)

Татарстан китап нәшрияты чыгарган бу китап төрле жанрдагы әсәрләрдән: кыска хикәяләр, повесть, әкиятләрдән тупланган.

Татарстан китап нәшрияты чыгарган бу китап төрле жанрдагы әсәрләрдән: кыска хикәяләр, повесть, әкиятләрдән тупланган. Форма, эчтәлек ягыннан мөстәкыйль булсалар да, барысы бергә алар бүгенге заман кешесенең дөньяга карашын чагылдыра. 

Көн саен кабатланган һәм мәңге дә үзгәрмичә кабатланырга тиеш тоелган вакыйгалардан аерып алып, тормышка тылсым төсмере өсти торган исләр, тәмнәр, төсләр була. Әйтик, салмак кына коелган ябалак кар сурәте. Әйтик, мандарин исе. Яисә бөтнекле чәй тәме. Яисә гади бер китап...

Яңа китап белән танышу театральләштерелгән тамаша һәм автор белән аралашу форматында узды.

Фото: Салават Камалетдинов

Видео: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев