Татар матбугаты
Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар милләтенә хезмәт итә
– КФУда татар рухы кимеде дигән сүз белән килешмим. Безнең институт татар милләтенә хезмәт итә. Төп эшебез белгечләр әзерләү булса, татарны саклау буенча да күп чаралар уздырабыз. Күптән түгел сайтыбызны татарчага тәрҗемә иттек, – дип белдерде кичә “Татар-Информ” агентлыгында узган матбугат киңәшмәсендә Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова.
Галимә әйтүенчә, узган ел татаристика үзәге оештырып, аның утырышларын уздырганнар. Төрле язучылар, галимнәр белән очрашулар, юбилейлар уңаеннан конференцияләр оештыралар. Укучылар, студентлар да чараларда актив катнаша. Казан халкы өчен ел саен түләүсез татарчага өйрәтү курслары уздыралар. Быелгысы 18 сентябрьдә башланачак. Хәзерге вакытта 530 кеше теркәлгән. Теләгәннәр Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының сайтына кереп, гариза калдыра ала. Өч ай дәвамында телне өйрәнгән кешеләргә таныклык биреләчәк. Узган елларда гаиләләре белән телне өйрәнүчеләр дә булган. Укучылар, төрле һөнәр ияләре, лаеклы ялда булган әби-бабайлар да курсларга языла икән. Дәресләр атнасына ике тапкыр өчәр сәгать уздырыла.
КФУ галимнәре Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга керү нәтиҗәләре белән таныштырырга җыелган иде. Алар “татфак”ка башка вузларга укырга керә алмаганнар килә, дигән имеш-мимешләрне кире какты. “Безгә әти-әниләре, әби-бабайлары юлын сайлаган, шулай ук ел дәвамында тел бәйгеләрендә катнашкан укучылар килә. Быел татар теле һәм әдәбияты юнәлеше буенча БДИның уртача баллы – 86,4 (узган ел 84 иде) тәшкил итте. Бер урынга 7,18 кеше дәгъва кылды. Бәйгеләр былтыргыдан зуррак булды”, – диде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты җитәкчесенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов.
Вузларда яңа уку елы башланса да, әле чит ил студентларын кабул итү дәвам итә. КФУның әлеге институтында укырга теләк белдерүчеләр 200ләп икән.
Бүген Таҗикстаннан килгән 50дән артык егет һәм кыз сынау тота. Шуңа күрә төгәл саннар соңрак билгеле булачак. Барлык студентлар саны 900ләп булыр дип фаразлыйлар. Рамил Мирзаһитов сөйләгәнчә, быел кабул итү компаниясе уңышлы узган. Институтның көндезге бүлегенә – 232, читтән торып уку бүлегенә исә 128 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бәйгеләрдә бер урынга уртача 30 – 40 кеше дәгъва кылган. Бигрәк тә педагогик белем бирү: инглиз теле һәм икенче чит тел (бер урынга – 48), инглиз һәм испан телләре юнәлешләрендә (38) көндәшлек зур булган. Институт буенча БДИның уртача баллы 87не тәшкил итә. Былтыргыдан ике баллга күбрәк дигән сүз бу.
– 1 нче курска татар теле һәм әдәбияты бүлегенә (көндезге бүлеккә) 91 студент кабул иттек. Кызганыч, быел тел белгечләренә бюджет урыннары азрак бүлеп бирелде. Мәскәү билгеләгән саннарны берничек тә үзгәртә алмыйбыз, – диде Рамил әфәнде.
Тел белгечләре әзерләү юнәлешенә КФУга 37 бюджет урыны бирелгән. Татар һәм рус телләре буенча –15әр, калганы – чит телләр өчен. Узган ел татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләүгә 25 урын каралган булган. Быел берәү дә юк икән.
Республика мәктәпләре татар, рус һәм чит телләре укытучыларына кытлык кичерми. КФУ аларны җитәрлек итеп әзерли. Киңәшмәдә әнә шулай дип ышандырдылар. Туган тел укытучысы булырга хыялланган яшьләр дә аз түгел, димәк. Тик алар рус телле балаларның телен “ача” алырмы икән соң? Киләчәктә татар телен укыту алымнары, дәреслекләргә үзгәрешләр кертергә җыенмыйлармы?
– Вузда татар теле һәм әдәбиятыннан яңа дәреслекләр булдыру буенча проект эшләнде. Укытучылар әзерләүгә яңа ысуллар кертелә. Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча концепция кабул ителде. Хәзерге вакытта балаларны өч төркемгә бүлеп өйрәтәләр. Киләчәктә татар теле туган тел һәм дәүләт теле буларак укытылачак. Соңгысы Европа стандартларына нигезләнгән. Рус телле һәм башка милләт балалары татар телен җиңелрәк итеп үзләштерә алачак. Яңа дәреслекләр дә эшләнергә тиеш, – дип аңлатты Әлфия Йосыпова.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев