Татар матбугаты
"Кызлар, балдагым юк!"
Җитмешенче еллар тирәсендә, халык инде бераз мантып, өс-башын, йорт-җирен төзәткәләгән чорда, алтын дигән зәхмәт чыкты. Башта аны авылга шәһәрдән кайткан хатын-кызлар ялтыратып йөрделәр. Әйбер кирәкме-түгелме, кибет, почта, авыл советы тирәләрендә әйләнгәләп алкаларын, йөзекләрен күрсәтү өчен урам әйләнделәр. Аларны күреп халык: “Әй, малай, колагында комган кадәр алтын алка, йөзекләре мичкә кыршавы кадәр!” – дип тел шартлатты. Аларның кайберләре, шәһәрдәге дустыныкын яки туганыныкын киеп кайткан булган икән. Район үзәгенә сатуга алтын айга бер-ике генә кайта торган иде. Ул сатыласы көнне әче таңнан килеп чират алалар, бу эштә шомарган берәү кул битеңә номер сугып чыга. Алтын сатыла башлаганчы килеп-китеп чиратны саклап, күз уңында тоталар. Район үзәгендә яшәүчеләр өйләренә кайтып тамак ялгап алырга да өлгерә, ә авылдан килүчеләр таныш-белешләренә, яки ашханәгә барып ашап киләләр. Инде ул көнне алтын җитми калса, егыл да үл мин сиңа әйтим! Ә ул күп вакыт җитми дә яки бик зур үлчәмле балдаклар гына кала. Бу форсаттан алыпсатарлар бик оста файдалана. Райсоюз яки кибет тирәсендәге берәрсе белән килешеп, берничә алтын бизәнгечнең иң киң таралган үлчәмлесен алалар да, аларны алтын эләкми калган берәр авыл хатынына күрсәтәләр. Кибеттән читкәрәк китеп, кыйммәт бәягә килешәләр. Спекулянт соңыннан табышын алтынны биргән хатын белән бүлешә. Авылдан килгән хатын да канәгать: килеп-килеп тә алтын ала алмый кайту рәхәтме әллә? Беренче юлында ала алмасаң, алтынның икенче тапкыр кайтканын көтеп, белешеп, эштән тагын сорап китәсе була бит. Кайберләре йөзек-балдакларны берничә үлчәмгә зур булса да алдылар: берәр рәте, кирәге чыгар әле, янәсе. Һәм чыкты да! Озакламый алтын ремонтлый, кирәксә, кисеп, кечерәйтә торган остаханәләр барлыкка килде. Пекарняда эшләүче өч хатын-кызның берсе алып киде алтын балдакны. Он, ипи, камыр шундый нигъмәт бит ул: оста итеп файдаланганда күперә, чүпрәсен күбрәк салсаң, вакытында мичеңне өлгертеп пешерсәң, күбектән акча ясарга була.
Пекарня директоры бервакыт балдагын эшкә киеп килә. Бу һич кирәксез гамәл инде, югыйсә, чөнки эшкә бик иртә йөриләр, балдак күреп сокланырга кеше түгел, урамда эт тә булмый әле ул вакытта. Кич шулай ук эңгер-меңгердә кайталар. Ашарга пешерергә электр плитәсе, көнгә өчәр партия ипи-күмәч пешереп торалар, кирәксә кабартма, коймак пешереп алалар.
Шул көнне, мич янып бетеп, ипинең икенче партиясен мичкә тыгар вакыт җиткәч, алтын хуҗасы кычкырып җибәрә: “Кызлар, балдагым юк!” Иптәшләре, Ходаем, бездән шикләнмәсен тагын дип, бик уңайсыз хәлдә калалар. “Бераз зуррак иде, алайса камырга төшкән инде”, – ди директор хатын. Камырны калайлардан күәскә кире аударырга була анысы, тик алай да кулга тияме-юкмы әле ул. Инде мич янып беткән, ипиләрне тыгарга кирәк. Уфтанып, ипиләрне мичкә озаталар. Һәр калайны тыккан саен алтын хуҗасының үзәкләре өзелә инде. “Әгәр конторага кереп, күәскә күсе төшеп үлгән дисәк, ипиләрне үзебез бүлешеп алып, конторадагыларга да өлеш чыгарсак, һәр ипине сындырып-ваклап карарбыз да, аннан малларга ашатырбыз”, – ди арадан берсе. Кәефсез генә чәй әзерләп, өйдән алып килгән конфет-шикәрләрен алырга дип сумкасын ачса... анда яткан балдагын күреп, пекарня хуҗасы шатлыгыннан кычкырып җибәрә, хәтта биеп китә. Балдагын сумка кесәсенә салган булган икән бит, хәтерсез!
Халисә Шәйдуллина. Сарман районы, Җәлил поселогы.
Татарстан яшьләре
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев