Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Япониянең Цукуба университетында татар теле укытыла башлаячак

2018 елдан Цукуба университетында татар теле укытыла башлаячак. Бу фәнне шушы уку йортын тәмамлаган, татар телен үзлегеннән өйрәнгән Мидзуки Накамура алып барачак. "Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәсендә Мидзуки бу тәкъдимнең үзенә узган атнада гына җиткерелгәнен әйтте. Мидзуки Накамураның әбисе татар. Аның татар телен ничек өйрәнүе хакында Intertat.ru электрон газетасында чыккан язмадан укый аласыз. "Фәнни җитәкчем шундый мөмкинлек булуын әйткәч, баш тартмадым, – ди Мидзуки. – Университетның БДБ илләре һәм КФУ белән хезмәттәшлек килешүе бар. Бүген безгә Үзбәкстан, Казахстан, Россиядән килеп укучы студент-аспирантлар бихисап күп. Шулай ук партнер-университетларга барып белем алучы японнар да җитәрлек. Алар өчен татар теленең нигезләрен белү отышлы булыр. Билгеле, университетта дәресләр башлар өчен татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр булырга тиеш. Шул очракта, аерым предмет буларак татар теле дәресләре Цукуба университетында 2018 елның апреленнән (Япониядә академик ел апрельдән башлана – Ч. Ш.) укытыла башларга мөмкин. Татар теленең база өлешен туплаган уку-укыту әсбапларын тупларга керештем". Исегезгә төшерәбез: Цукуба университеты белән КФУ арасында 2015 елда икеяклы килешү төзелгән иде. Студентлар алмашу программасы нигезендә, ел саен Цукуба университеты студентлары КФУга, КФУ студентлары Цукуба университетына укырга китә. Бу уку елында Цукуба университетында Казан егете, популяр видеоблогер, сәяхәтче Азат Кашапов укый. Киләсе уку елында, Цукуба университетыннан ике япон студенты КФУга укырга килергә җыена. Аларның берсе керәшеннәр темасы белән кызыксына.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев