Татар матбугаты
"Кысыр чәчәкләр" (яңа китап)
1116
0
0
“Әхтәм Зариповның китабын карап чык та берәр нәрсә язып бир әле!” – диделәр. Ярар? дип ризалаштым, әмма “берәр нәрсә” язганчы айлар уза торды. Чөнки Әхтәм абыйның “Чорсыз чорыбыз “физиологиясеннән” дигән китабын карап чыгып кына ниндидер фикер әйтү мөмкин эш түгел, ул татар зыялысының өстәл китабы булырлык. Нәкъ менә татар зыялысының. Чөнки ул – әдәбият, мәдәният, сәнгать басуында, Тукайчарак әйтсәк, “ат уйнаткан” шәхесләребез, мәдәният-сәнгатьнең бүгенге язмышы, киләчәге турында.
Казан телестудиясендә без Әхтәм абый белән бергә шактый еллар эшләдек. Баш режиссер иде ул. Бик үк “уңайлы” кеше түгел иде. “Летучка”ларда эфирга узган тапшыруларны итен-иткә, сөяген-сөяккә аерып тикшергәндә трибуна артына Әхтәм абый чыгып басса, залдагылар шомланып кала иде. Чөнки аның йон уңаена гына сыпырмасын беләләр. Күзгә карап турысын әйтә иде Әхтәм абый. Әмма фикерләре дәлилле булганга, аның белән сүз көрәштерүдән шикләнәләр иде.
Инде менә аның китабын кулга алып укый башлагач, башыма иң беренче килгән уй шул булды: Әхтәм абый һаман үзе булып калган икән. Кесәсеннән йодрык күрсәтми, иманына һаман тугрылыклы калып һәрнәрсәгә үз бәясен бирә бара. “Кысыр чәчәкләр” дигән исем язмама үзеннән-үзе ябышты кебек. Китапның 38 нче битендә инде ничә еллар буе күңелемне кимергән бер фикергә тап булдым. Менә нәрсә язган Әхтәм абый: “Татар сәнгате орбитасында, чын талантларга иярчен булып, “кысыр чәчәкләр” әйләнә. Алар музыкантлар арасында да, язучылар, рәссамнар арасында да еш очрый. Алар берләшә беләләр, сүзләрен гамәлгә ашыруга ирешә алалар. Алар, аеруча тоталитар система атмосферасында үрчеп, җәмгыятьнең төрле тармакларында микробларын калдыра алдылар, үрчеделәр. Статуслары – “белгеч!” Инде илнең гомер буе тоталитар системадан чыга алмаганын, бәлки, чыгарга теләмәвен әйтсәк, иҗат әһелләре озын-озак гомерләр җимеш бирә алмаган “кысыр чәчәкләр” арасында яшәячәкләр әле.
“Кысыр чәчәкләр”нең иҗат әһелләре, хәтта ил, халык язмышында нинди тискәре роль уйнауларына Әхтәм абый еш әйләнеп кайта. “Чорсыз чорыбыз физиологиясен” өйрәтү, бәян итүне максат итеп куюы – шуның бер галәмәте. Яшәешебезнең төрле өлкәләренә үз бәясен бирә, тәнкыйтьли, бәхәсләшә Әхтәм абый. Уйландыра бу китап, анда фәкать Әхтәм Зариповның гына тормыш фәлсәфәсе булуы, шул ук вакытта авторның бу фәлсәфәне гомумкешелек дәрәҗәсенә күтәрә алуы уйландыра һәм сокландыра.
Язмам башындарак Әхтәм абыйны бик үк “уңайлы” кеше түгел, дигән идем. Китап ахырында ул:“... кеше заты имчәк сорап елаган беренче авазыннан алып үлем хәлендәге соңгы авазына кадәр уйнарга мәҗбүр. Гомер буе уйный кеше шулай, “артистлана”, ниндидер битлексез кеше юктыр дөньяда”, – дип язган. Бу сүзләр аның үзенә дә кагыла микән, кистереп әйтә алмыйм.
Әмма, “Чорсыз чорыбыз “физиологиясеннән” дигән китабын битлек киеп язмаганын өзеп әйтә алам.
Риман Гыйлемханов, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев