Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кышкы палитра" республика бәйгесенә йомгак ясалды

Казанда һәр елны узучы республика «Кышкы палитра» бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә республика сәнгать мәктәпләреннән 70ләп 3-4 сыйныф укучылары катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы. Бәйге ике номинациядә үтте: станоклы композиция («концерт», «музыкаль тамаша») һәм яшь дизайнерлар өчен композиция. Бәйгене Татарстан Мәдәният министрлыгы методик үзәге һәм Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать көллияте оештырды. Конкурсның географиясе киң – анда Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән һәм Чистай шәһәрләреннән катнашучылар булды. «Дизайнер композициясе» номинациясендә 3-4 сыйныф укучылары арасында беренче урынны Казанның 6нчы сәнгать мәктәбеннән Ксения Галкина, икенче урынны 7нче сәнгать мәктәбеннән Анастасия Вдовина, өченче урынны 3нче сәнгать мәктәбеннән Батуль Кармуты яулады. Өченче сыйныфлар арасында «Станоклы композиция» номинациясендә беренче урынга Казанның 4нче һәм 2нче сәнгать мәктәпләреннән Мария Осипова һәм Камилла Зарипова чыкты. Икенче урынны Казанның 10нчы һәм 1нче сәнгать мәктәпләреннән Михаил Евгеньев һәм Наилә Сафина бүлеште. Өченче урын 2нче сәнгать мәктәбеннән Регина Шәмиевага бирелде. Дүртенче сыйныфлар арасында «Станоклы композиция» номинациясендә беренче урынга Әлмәтнең 1нче сәнгать мәктәбеннән Снежана Голубева, икенче урынга Казанның 6нчы сәнгать мәктәбеннән Эльмира Вәлиуллина, ә өченче урынга Казандагы 3нче сәнгать мәктәбеннән Софья Шрубенкова лаек булды. Җиңүчеләргә бүләк итеп иҗат итү өчен тупланмалар тапшырылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев