Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Элеккеге традицияләребезгә тугры калу - безнең изге бурычыбыз" - Фоат Галимуллин

Кыңгыраулы яшел гармун

Мең еллап үскән татар шигъриятендә халыкның рухи байлыгы булып әверелгән әсәрләр бик күп. Шуларның берсе, бәхәссез, сугышчы-шагыйребез Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасы. Русларда Бөек Ватан сугышы мохитендәге кешенең күңел дөньясын ачып бирүгә багышлап А.Твардовский тарафыннан язылган «Василий Тёркин» әсәре никадәр мәшһүр булса, бездә шулай ук яратып укыла һәм тыңлана торган поэманың герое Фазыл иң якты һәм ягымлы образларның берсе булып әверелде. Шагыйрь аны бигрәк тә гади, шул ук вакытта күңелләргә керерлек һәм шунда гомергә урнашып калырлык итеп яза алган, һәм, чыннан да, менә җиде дистә ярым ел буена ул мәктәп дәресләрендә өйрәнелә, сәхнәләрдән яңгырый, өйләребездә яратып укыла. Аның халык күңеленә юл табуына атаклы нәфис сүз остасы Әзәл абый Яһүдин дә зур өлеш кертте. Ул аны халык алдындагы һәр чыгышында диярлек укымый калмады. Яшел төстәге ярымаккордеонына кушылып, нәкъ менә әсәрнең герое Фазыл кебек, җырлый-җырлый башкара иде. Шул мизгелләрдә тамашачы аның үзен дә шушы елгыр егет Фазыл әллә ул үземе икән дип тыңлагандыр. Чөнки артист геройның кичерешләрен шулкадәр табигый итеп гәүдәләндерә, аны әлеге образдан аерып карап булмый торган иде кебек. Ник дигәндә, әсәрдә сурәтләнгән хис-тойгыларны Әзәл ага сугыш юлларында үзе дә татыган шәхес. Бу образдагы шаянлык-шуклык, тәвәккәллек, кыюлык, тиешле урыннарындагы лириклык сыйфатлары тамашачыны биләп ала, артистка ихлас алкышлар ява.   Әзәл абыйның бервакыт факультетыбызга очрашуга килгәч, әйткәне хәтердә калган: «Мин бу әсәрне укуымның санын өч меңгә кадәр исәпкә алып бардым да аннан соң исәбен-санын югалттым». Бу нәрсә турында сөйли? Бер генә нәфис сүз остасы, җырчы яки музыкант та үз күңеленә ошамаган, халык тарафыннан хупланып кабул ителмәгән әсәрне сәхнәгә алып чыкмый. Димәк, әсәрне башкару теләге иң элек үзеңдә туарга, шул ук вакытта тыңлаучыларда да аны кабул итәргә ихтыяҗ булу кирәк. Әлеге әсәргә килгәндә, Әзәл абый чыгыш ясаган һәр урында аның башкарылуын көтәләр иде. Аның концертларына, шул поэманы тыңлар өчен, махсус килгән кешеләр була торган иде. Татарстан радиосы фондында «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасының күренекле артист Ибраһим Гафуров тарафыннан башкарылган язмасы да саклана. Ул да менә ничә дистә еллар инде радио дулкыннарында яңгырап килә. Мин үзем дә әлеге әсәргә Ә.Яһүдин, И.Гафуровларның укуын тыңлап гашыйк булдым дияргә мөмкин. Менә кырык елдан артык аны халык алдындагы чыгышларымда укып киләм. Укыган вакытта куллана торган җыр көенең мин башкара торган вариантын Фән Вәлиәхмәтов үзенең репертуарына кертеп тә җырлап йөрде. Әле шушы арада мине Казан педагогия институтын моннан 35 ел элек тәмамлаган студентлар очрашуга чакырдылар. Нариман урамында урнашкан «Язилә» рестораны капкасыннан ишек алдына килеп керүгә, мине элеккеге шәкертләрем — хәзер инде үзләре алтмыш яшьне узып баручылар — «безнең Саратский яшел гармунлы абыебыз» дип каршы алдылар. Әйе, сәнгатьле уку дәресләрендә, димәк, мин аларга да бу әсәрне укыган булганмын. Әлбәттә, дистәләрчә еллар буена дәвам иткән укыту барышында ниләр генә сөйләнмәгәндер дә, кайсы әсәрләр генә укылмагандыр. Әмма алар күңеленә барыннан да бигрәк шушы әсәр сеңеп калган. Бу очракта, әлбәттә, иң әүвәл Ф. Кәримнең олы таланты турында сүз алып барырга кирәктер. gar & 1942 ел. Ватан азатлыгы өчен сугышның аеруча кызып барган чагы. Мәскәү яныннан куып алып китеп, Курск дугасында, Сталинградта фашистларның өнен алган, сыннарын катырган ел бит бу. Шул сугышларның берсендә солдат-шагыйрь Фатих Кәрим дә шактый гына каты яралана. Кирәк бит, дәвалау өчен аны Казаныбызга җибәрәләр. Хәзер Соцгород дип аталып йөртелгән тирәдә бер мәктәп бинасын госпиталь иткәннәр. Ф. Кәримне шунда урнаштыралар. Бераз хәл алгач, ул, май ае табигатенең гүзәл күренешләренә соклана-соклана, кулына иҗат каләме ала. Кәгазьгә беренче шигъри юллар төшә:  

Бакча эчендә госпиталь,

Ишекләре язулы.

Госпитальдә кемнәр генә

Белми икән Фазылны.

Шулай җиңел генә язылып киткән әсәр поэма кадәр булып үсеп җитә. Әсәргә соңгы ноктаны кую көне — 27 май. Автор аны шулай да кабаткабат камилләштерә. Анда сурәтләнгәннәр тулысынча Ф. Кәримнең үзе кичергәннәргә туры килә.

Ватаным өчен —

Гомерем, көчем,

Төзәлде ярам,

Данлы сугышка

Яңадан барам.

  Әйе, ул, сәламәтлеген бераз ныгыткач, яңадан сугышка китә. Поэмасын «Совет әдәбияты» журналына биреп калдыра. Аны шушы басманың сентябрь-октябрь айлары саннарында укучыларга ирештерәләр дә. Исеме «Саратский яшел гармун» дип куелган. 1943 елда исә әлеге әсәр шагыйрьнең «Мәхәббәт һәм нәфрәт» дигән җыентыгына кертелә, анда инде ул «Кыңгыраулы яшел гармун» дигән исем белән урын ала. Менә шушы исемдә ул әдәбиятыбыз тарихына керде, үзенең озын гомер юлы буйлап матур итеп атлап китте, бүгенге көнебезгә мәшһүрлеге тагын да көч-куәт алган хәлдә килеп җитте. Мин, Ф. Кәрим иҗаты турында лекцияләр укыганда, әйтә киләм: «Кыңгыраулы яшел гармун», сугыш вакытында иҗат ителгән булса да, шагыйрь аны Казанда госпитальдә дәваланганда язган. Әмма нигәдер шул госпиталь урнашкан бинаны барып карарга шушы көнгә кадәр күңелем җитмәгән. Быел, 28 апрельдә, әсәр язылып бетүгә 75 ел тулуга бер ай кала, халык шагыйре Ренат Харис шалтырата: — Әйдә, шул атаклы поэма язылган бинаны карап кайтыйк әле. Мин, әлбәттә, шатланып риза булдым. Шагыйрьнең кызы Ләйлә ханым, Р.Харис, Ф.Кәримнең авылдашы, танылган журналист Римзил Вәлиев һәм мин бу бинада урнашкан 36 нчы гимназиягә бардык. Бу нигездә алман телен өйрәнүче уку йорты икән. Көн матур, кояшлы. Бинаның диварына биредә 1942-1943 елларда госпиталь эшләгәнлеге турында татарча һәм русча истәлек тактасы язып куелган. Ләйлә ханым берничә көн алдан шалтыратып, киләсебезне хәбәр итеп куйган икән. Шуңа күрә ишек алдындагы бакчага укучылар да чыгып тезелде. Без исә аларга сез эшли һәм укый торган бина шундый югары сәнгатьчә дәрәҗәдәге әсәр туган урын дип сөйләдек. Укучылар, моны ишетеп, бик кызыксындылар. Мин хәтта поэманы шушында — ишек алдында татарча укып та күрсәттем. Аннан соң безне гимназиягә керергә чакырдылар. Актлар залында Җиңү көне алдыннан әзерләнгән концерт карарга тәкъдим иттеләр. Программа нигездә рус һәм алман телләрендә әзерләнгән икән. Дөрес, бер җырны, Ф.Кәримнең ике шигырен туган телебездә дә башкардылар. Югыйсә бу очракта гомумән Ф. Кәрим шәхесен һәм иҗатын үзәккә куярга мөмкин булгандыр. Аның әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителгән бит. Безне бу бинада Ф. Кәримгә карата бер генә булса да күрсәтмәлелек булмавы гаҗәпкә калдырды. Мәктәп музеен карагач, кәефебез тагын да төште. Биредә, гомумән, Татарстанга һәм аның кешеләренә игътибар юк дәрәҗәсендә икән. Аның каравы Алманияне, бу ил белән хезмәттәшлек итүне күрсәтүгә төп игътибар бирелгән. Гимназиядә төп өйрәнү предметы алман теле булгач, анысы да кирәктер. Әмма анда да хәзерге вакытта берләштерелгән хәлдә яшәп ятучы Алмания чагылдырылмаган диярлек, элеккеге ГДР һәм аның кешеләренә өстенлек күрсәтелгән. Алманиядән килгән кешеләрне шушы уку йортына алып килү гадәте бар икән. Без моны экскурсовод авызыннан ишеттек. Хәзерге вәзгыятьтән артта калган экспозицияләрне күргәч, алар ни уйлыйлар икән? Без болар турында музей хезмәткәренә һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасарына әйттек. Алар директорга җиткерербез дип калдылар (гимназия җитәкчесен күрү бәхетенә ирешә алмадык). Димәк, Авиатөзелеш районы җитәкчеләре колагына әйтәсе килә: бу уку йортында туган якка, халкыбызга, әдәбиятыбызга, үткәнебезгә мәхәббәт һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүдә файдалану өчен менә дигән мөмкинлекләр бар. Ф. Кәримнең әлеге әсәрне нәкъ менә шушы диварлар мохитендә иҗат иткәнлеге турында истәлек тактасы элеп кую әлеге эшне җанландырып җибәрүнең беренче адымы булыр иде. Биредәге госпитальдә тагын кемнәр генә дәваланмагандыр, аннан соң алар сугышта һәм илне төзекләндерү елларында нинди генә хезмәтләр күрсәтмәгәндер?! Болар турында бай материал җыярга һәм бер уңайдан әлеге музейны да бүгенге көн таләпләренә туры китереп оештырырга мөмкин булачак. Эзләнүгә укучыларны да җәлеп иткәндә, никадәр файдалы тәрбия-оештыру эше җәелдерелер иде. Дөресен әйткәндә, Ф. Кәримнең сугыш араларында язган әсәрләренең күбесе шигъриятебез җәүһәрләре рәтендә карала ала. Без аның һәм башка талантларыбызның кадерле рухи мирасларына һәрвакыт игътибарлы һәм ихтирамлы булырга тиешбез. Борын-борыннан сүз сәнгате байлыгыбызның кадерен белмәгән очракта, без бу кадәр рухи байлыкка ия булыр идекме икән? Халкыбыз йөзләрчә-йөзләрчә еллар буе шушы асыл сыйфаты белән аерылып торган. Алга таба да элеккеге традицияләребезгә тугры калу — безнең изге бурычыбыз.

Фоат ГАЛИМУЛЛИН, КФУ профессоры.

Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев