Борынгы болгар чоры зираты янында бабайлар рухына дога.
Татар матбугаты
Күтәрергә иде тарихны!
Татар тарихын фән буларак өйрәнү мөһим булган кебек үк, аның үткәнендә булган аерым вакыйгаларны, халык арасында йөргән хикәятләрне, аерым урын, бина тарихларын өйрәнү, аны буыннан-буынга тапшырып калдыру – безнең киләчәккә булган әманәтебез. Һәр төбәкнең тарих белән янып-көеп йөрүче, үз җирен, халкын яратучы, аның киләчәге өчен бар булганы белән уртаклашырга әзер булган мөхтәрәм затлары була.
Без, профессиональ тарихчылар, әлеге төбәкчеләр белән аралашып торабыз, хезмәттәшлек итәбез. Язмыш мине шундый кеше – милләтнең бер хадиме Әтрәчтән Мөнир абый Вәлиев белән очраштырды. Заманында тарихчы Гайнетдин Әхмәрев мирасын өйрәнгәндә, мин Әтрәч дигән авылның Тау ягындагы тарихи җирлек икәнен, анда Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе белән килгәнен, борынгы Болгар чорыннан калган кабер ташларының сакланып калуын һәм дә ул җирлек Болгар дәүләтенең акча сугу урыны булганын да белә идем. Әле җитмәсә, ул минем кече Ватан – Тау ягы. Менә шундый төбәк кешесе Мөнир абый. Аның сөйләгәннәреннән Тау ягы тарихы минем күз алдында тернәкләнде. Казан арты тарихын инде шактый белсәк, бу як тарихы хакында мәгълүматыбыз чикле. моны тарихчылар да таныр, чөнки ул якка караган документлар Казан артына караганнардан күпкә аз.
Зур Әтрәч авылында туып-үсеп, гомере буе шул авылда балаларга белем биргән Мөнир абый инде телгә дә алынмый башлаган борынгы Болгар шәһәре Шонгаты урынындагы Зур һәм Кече Әтрәч авылларын таныта гына түгел, шул җирдәге тарихны саклый, авылны бетермәс, аны үстерү өчен, чиновниклар ишеген шакый, галимнәр белән элемтәдә тора. 2016 елда Тәтеш шәһәрендә борынгы Шонгаты җире тарихына багышланган фәнни конференция дә уздыруга ирештеләр. Анда билгеле археологлар, Рафаэль Хәкимов җитәкчелегендә тарих институты галимнәре үзләренең бу төбәк тарихы белән бәйле соңгы тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.
Эльмира Сәлахова, тарих фәннәре кандидаты, Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев